(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы май, Ксения Швецова). Казанда кече һәм
урта эшмәкәрлек субъектларына ярдәм күрсәтү шәһәркүләм программасы кысаларында биналарны
ташламалы рәвештә арендага бирү буенча беренче аукцион торглар үтте. Ташламалы аренда
шартлары эшмәкәрләргә дөньякүләм кризис шартларында “яшәп калырга” гына
булышмаячак, ә үзләренең бизнесларын берничә елга планлаштырырга да ярдәм
итәчәк. Казан Мэры Илсур Метшин бүгенге эшлекле дүшәмбе вакытында шундый фикер
җиткерде. Ул программаның тормышка ашыру барышын игътибар белән күзәтергә һәм
торглар уздыруда комачаулый торган факторларны билгеләп барырга чакырды.
“Башлангычы бар, һәм без, иң беренче чиратта өстенлекле
юнәлешләргә булышлык күрсәтеп, алга таба системалы төстә эшләргә тиешбез, - дип
билгеләп үтте И.Метшин. – Торгларга куелган биналар беренче линиягә кагылмый,
әмма алар түбәндәге тармакларга идеаль туры киләләр: хостеллар да, сувенир
продукциясе дә, хосусый балалар бакчасы да. Ташламалы аренда шартлары лояль
генә түгел, Россиядә аларга тиңдәшләр юк – искәртеп үтәм, беренче ике елда
аренда өчен нуль ставка каралган. Хәзерге шартларда боларның барысы да
киләчәккә үз бизнесыңны планлаштырырга мөмкинлек тудыра”.
Шәһәр территориясендә яңа программаның тормышка ашырылуы
турында Җир һәм милек мөнәбсәтләре комитеты рәисе Ренат Галәветдинов җиткерде. Аның
сүзләренә караганда, соңгы ике ай эчендә Комитетка ташламалы аренда буенча
объект карауга 108 заявка кабул ителгән. Барлык биналар да күрсәтелгән.
Ташламалы аренда программасы кысаларындагы беренче торглар
29-нчы апрельдә узды, киләселәре – 6-нчы һәм 13-нче майда. Әлеге торгларга 15
объект тәкъдим ителде һәм 17 гариза бирелде. Торглар нәтиҗәсе буенча 8 объект
арендага тапшырылган.
Киләсе аукционнар һәм торгларның нәтиҗәсе, заявкаларны кабул
итү вакыты турындагы мәгълүмат Җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитетының kzio.kzn.ru
сайтында “Аукционнар һәм конкурслар” бүлегендә бастырыла.