(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче май). Академик Сахаров урамы
буенча 15, 17 һәм 19 номерлы йортлар урнашкан ишегалларын капиталь
төзекләндерәләр. Бүген Казан Мэры Илсур Метшин биредә алып барыла торган эшләр
барышы белән танышып кайтты. Күпфатирлы алты торак йортта яшәүчеләр, сырхауханәгә
йөрүчеләр һәм балалар бакчасына килүчеләр тиздән уңай нәтиҗәләр сизәчәкләр. Күчмә
киңәшмәдә Совет районы администрациясе башлыгы Рөстәм Гафаров, “Казметрострой” акционер
җәмгыятенең генераль директор урынбасары Иршат Минкин һәм Совет районының идарә
компанияләре вәкилләре катнашты.
Башкарма комитет җитәкчесенең урынбасары – Казанның Тышкы
төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев Мэрга хәзерге вакытта Сахаров
урамындагы ишегалларында башкарыла торган эшләр турында җиткерде. Аның сүзләренчә,
әлеге җирлектә асфальтның аскы катламы җәелгән, төзекләндерүнең төп өлешенә
әзерлек эшләре бара. Мэр ишегалдында асфальт капламын җәю технологиясенең
магистральләрдә алып барыла торган эшләрдән ничек аерылуы белән кызыксынды. “Ишегалларында
эшкә карата стандартлар һәм таләпләр башка төрле, - дип аңлатты И.Минкин. – Ләкин,
тулаем алганда, технология охшаш: биредә шулай ук “пирог” принцибы кулланыла,
ягъни асфальт аскы һәм өске капламнарда җәелә”.
“Бу елда без шәһәрдә 234 ишегалдын төзекләндерәчәкбез, әлеге
күренеш 80 мең шәһәр халкына кагыла”, - дип искә төшерде Мэр бу елдагы
программаның масштабын.
Казан Мэры Илсур Метшин катлаулы икътисади хәлләргә
карамастан, ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның мөһим социаль программаларның
гамәлгә ашырылуына ярдәм иткәнлеген искә төшереп узды. Бу елда Казанда
ишегалларын һәм кварталара юлларны төзекләндерү өчен 500 млн. сум акча
тотылачак, ягъни бу башкала юлларын төзекләндерү өчен республика бюджетыннан
бүлеп бирелгән материаль чараларның яртысы дигән сүз. “Программа алыштыргысыз, Россия
Федерациясенең бер генә субъектында да мондый тәҗрибә юк, - дип ассызыклады И.Метшин.
– Бүлеп бирелгән чараларны үз вакытында һәм файдалы итеп үзләштерү кирәк”.
Исегезгә төшерәбез, 2011 елдан башлап Татарстан башкаласында
бу елны да исәпкә алып 1445 ишегалды территориясе төзекләндереләчәк. Әлеге
күрсәткеч төзекләндерү таләп ителә торган ишегалларының яртысы дигән сүз.