(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче декабрь, Ксения Швецова). Казан
шәһәр Думасының III сессиясендә Казан Мэры Илсур Метшин шәһәрлеләрнең иминлеген
тәэмин итәргә, участок полиция хезмәткәрләренең эшен көчәйтергә чакырды.
Шәһәр башлыгы билгеләп үткәнчә, шәһәрлеләрнең һәм башкала кунакларының
иминлеге полиция хезмәткәрләренең җайга салынган эшенә бәйле. Үзләрен алар
шактый югары дәрәҗәдә күрсәтә алдылар – үтеп бара торган елда Казанның полиция
хезмәткәрләре 3 меңләп мәдәни-массакүләм һәм спорт чараларын тәэмин итте. Шәһәр
башлыгы хезмәткәрләргә яхшы оештырылган эшләре өчен рәхмәт белдерде һәм алга
таба да шәһәрлеләрнең һәм Татарстан башкаласы кунакларының тынычлыгын тәэмин
итү өчен кулдан килгәннең барысын да эшләргә чакырды.
“Без полиция хезмәткәрләре эшчәнлегенә булышлык күрсәтер
өчен кулдан килгәннең барысын да эшләдек, - дип билгеләп үтте И.Метшин. –
Безнең алда җаваплы бурычлар тора, алар халыкара ситуацияне, террорчылык янавын
һәм милләтара конфликтларны катлауландыралар. Безнең бурыч – килеп туган
шартларда башкала халкының һәм шәһәребез кунакларының иминлеген тәэмин итү,
әлеге эшкә бөтен кешене дә җәлеп итү, бигрәк тә территориаль полиция
бүлекләрендә эшләүчеләрне”. Барлык район администрацияләре башлыкларын һәм
территориаль полиция бүлекләре җитәкчеләрен шәһәр Мэры уяу булырга һәм массакүләм
чараларны оештыру буенча эшне көчәйтергә чакырды. Киләсе елда участок полиция
хезмәткәрләре эшенең шартларын яхшыртуга аерым игътибар бирергә планлаштырыла –
мисалга, алар өчен административ-торак комлекслар төзү оештыру көтелә.
Мондый чаралар юктан гына кабул ителми – РФ Эчке эшләр министрлыгының
Казан буенча идарәсе башлыгы Валерий Красильников сөйләп үткәнчә, узган ел белән
чагыштырганда, шәһәрдә башкарылган җинаятьләрнең саны 20%-ка арткан һәм 20 мең тирәсен
тәкшил иткән. IT-технологияләр ярдәмендә башкарылган җинаятьләр саны бигрәк тә үскән
– 1,5 тапкырга. Әйтик, һәр 15-нче урлау – банк карталарыннан акча урлау икән.
Шуның белән беррәттән, җинаятьләрнең саны артуга карамастан,
җәмәгать тәртибен бозучыларның барысы да үз җәзасын ала – хәзер Казанда
оператив-хезмәт нәтиҗәләренең соңгы 5 елдагы иң яхшы күрсәткече билгеләнгән. Бу
ел нәтиҗәләре буенча ул 33,5% тәшкил иткән. Зур җинаятьләрнең ачылуы 40%-ны тәшкил
иткән, аеруча да зур җинаятьләрнеке – 50% тирәсе.