(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче декабрь, Ксения Швецова). Казан
Мэры Илсур Метшин бүген “Мин үскәч” хәйрия күргәзмәсендә катнашты, чара шәһәр Ратушасында
уза. Фотоэшләр Татарстанның Республика балалар клиника хастаханәсе
территориясендә урнашкан “Дом Роналда Макдоналда” йортында яшәүче балаларга
багышлана. Шәһәр җитәкчесен РБКХ баш табибы Рафаэль Шәвәлиев озата йөрде.
Күргәзмәдә 20-дән артык фотоэш тәкъдим ителгән, аларда җитди
авырулы балаларның тормышы турында сөйләнә. Фотографиядә һәр баланың үскәч кем
булырга хыяллануы чагылыш тапкан, рәсемнәр көн саен зур сынаулар аша уза торган
балаларның хыялларын тормышка ашыралар. Күргәзмәнең авторы – фотограф Игорь
Заломский.
Шәһәр Мэры балаларның хыялларына багышланган күргәзмә
оештыру идеясен хуплады. “Сабыйларыбыз авырган вакытта бөтен әйбер дә зур әһәмияткә
ия: ата-аналарның ярдәме дә, алар яши торган шартлар да. Ә бала өчен иң мөһиме –
ул хыял. Әлеге күргәзмәнең идеясе фәлсәфи фикерне чагылдыра: балаларның уйларында
үсүләре, хыялга омтылулары бик тә мөһим”, - дип саный И.Метшин.
Һәр килүче кеше керү өчен бәяне үзе сайлый – фотокүргәзмәне
теләсә нинди хәйрия иганәсе белән карап була. Барлык җыелган акчалар Казандагы “Дом Роналда Макдоналда” хәйрия кунакханәсен
тотуга юлланачак.
Фондның исәп-хисап счетына хәйрия кертемен шәһәр җитәкчесе
дә кертте, ул балаларга тизрәк савыгуларын һәм хыялларын тормышка ашыруларын
теләде.
19-нчы декабрьгә кадәр дәвам итәчәк күргәзмәгә сишәмбедән
алып якшәмбегә кадәр 12.00-19.00 сәгать аралыгында килергә мөмкин.