(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче декабрь, Зилә Гайфи). Бүген Казан
шәһәр Думасының III сессиясендә депутатлар Казанның 2016 елга бюджетын
расладылар. Сессиядә билгеләп үтелгәнчә, шәһәр казнасы әлеге чорга баланслы һәм
социаль юнәлешле итеп каралган.
Беренче тапкыр программа форматында кабул ителгән Казан бюджетының
2016 елга төп характеристикалары турында Башкарма комитетның Финанс идарәсе
башлыгы Радик Шәфигуллин җиткерде. “Казанның фаразланган гомуми кереме 19 млрд.
316 млн. сумны тәшкил итә, үз эченә салымныкы һәм салымныкы булмаган керемнәрне
ала, аларның гомуми күләме – 12 млрд. 758 млн. сум. Шуларның 78% салым
керемнәренә туры килә, 22%-ы – салымныкы булмаганнарга. Салымныкы булган
керемнәрнең төп чыганаклары булып, алдагы еллардагы кебек үк, физик затлар
салымы, җир салымы һәм бердәм керемнәр салымы (барлык салым керемнәренең 91%) тора.
Чыгымнарның гомуми күләме 19 млрд. 316 млн. сум күләмендә булыр дип фаразлана. Бюджет
чыгымнарының 71% социаль-мәдәни өлкәгә карый”, - диде ул.
Казанның 2016 елга бюджет һәм салым сәясәтенең төп
юнәлешләре турында сөйләгәндә, Радик Шәфигуллин 2015 елга һәм планлы 2016-2017
елларга куелган бурычлар үзләренең актуальлекләрен югалтмаганлыгын һәм 2016
елда да тормышка ашырылачагын җиткерде. Шул рәвешле, шәһәр территориясендә
икътисади эшчәнлек алып бара торган субъектларның эшмәкәрлек һәм инвестицион
активлыгын стимуллаштыру һәм аларның булышлыгы ярдәмендә шәһәр казнасына кирәк
булган күләмдәге керемнәр алу салым сәясәтенең төп бурычы булып тора.
Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү шәһәр салым сәясәтенең
өстенлекле юнәлешләреннән санала.
Шулай ук бүгенге сессия барышында 2015 елга һәм планлы
2016-2017 елларга Казан бюджетына үзгәрешләр кертү турындагы мәсьәлә дә каралды.
Казан Мэры Илсур Метшин фикеренчә, 2016 елга Казан бюджеты
бүгенге көн вәзгыятен исәпкә ала. “Елны яхшы итеп тәмамларга кирәк. Вакыт
җиңелләрдән түгел. Мэр булып эшләгән вакыт аралыгында яңа елны зур
перспективалар белән башлаганны хәтерләмим. Һәрвакытта икеләнүләр булды. 2016
елга Казан бюджеты катгый булып чыкты, әмма ул бүгенге көн вәзгыятен исәпкә
ала. Барлык социаль әһәмиятле чыгымнарның индексацияләнүе мөһим”, - дип
билгеләп үтте Казан Мэры.