(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче декабрь). Башкала Ратушасында
Казан шәһәр Думасының III сессиясе башланды, чара Казан Мэры Илсур Метшин
рәислегендә уза.
50 депутатның 49-ы сессия эшендә катнаша, карар кабул итәр өчен кворум бар. Көн
кадагында 15 мәсьәлә тора:
1. 2016 елга Казан шәһәре муниципаль берәмлеге бюджеты
турында;
2. Казан шәһәр Думасының “Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең 2015 елга һәм
планлы чор 2016 һәм 2017 елларга бюджеты турында”гы карарына үзгәрешләр кертү
турында;
3. Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты
Җитәкчесе вазифасына бәйге турында;
4. Казан территориясендә җәмәгать тәртибе торышы турында;
5. Казан шәһәр Думасының “Казан шәһәре муниципаль милеген
арендага биреп тору тәртибе турында”гы карарына үзгәрешләр кертү турында;
6. Казан шәһәр Думасының “Казан шәһәрендә реклама
конструкцияләрен урнаштыру турында”гы карарына үзгәрешләр кертү турында;
7. Казанның территориаль иҗтимагый үзидарәләр чикләрен билгеләү турында;
8. Казан шәһәр Думасының Казан шәһәре Башкарма комитетының структур бүлекчәләре
турындагы аерым карарларына үзгәрешләр кертү турында;
9. Казан шәһәр Думасының “Балигъ булмаганнар эшләре һәм
аларның хокукларын яклау комиссиясе турында”гы карарына үзгәрешләр кертү
турында;
10. Социаль ипотека программасы буенча торак йорт алуда
кичектерелми торган ярдәмгә мохтаҗ Казан халкы турында;
11. Казан шәһәре Җир биләмәләреннән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләренең шәһәр
төзелеше регламентлары зоналары картасына үзгәрешләр кертү турында;
12. Төзелеш белән бәйле булмаган максатларда җир участоклары
бирү тәртибе турындагы Нигезләмәгә үзгәрешләр кертү турында;
13. 2016 елга Казан шәһәре Думасы эшчәнлеге планнары турында;
14. Оештыру мәсьәләләре турында;
15. Төрлесе.