(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче декабрь, Ксения Швецова). Казанда,
һава торышы шартларына карамастан, яңа ел бәйрәмнәренә актив әзерлек эшләре
бара – “Әкият” курчак театры каршындагы мәйданда урнашкан боз шәһәрчеге
төзелешенең иң кызган чоры. Бу елда шәһәрлеләрне һәм Татарстан башкаласы
кунакларын шактый сюрпризлар көтә. Казан Мэры Илсур Метшин булачак “боз
патшалыгы”ның планын өйрәнде һәм аның террияториясендә җылы кафе һәм кыйбат
булмаган туклану пунктлары оештырырга кушты.
Кар патшабикәсе (Снежная Королева) бу елда боз шәһәречегенең
төп персонажы булачак. Территориядә сарай булдырылачак, анда боздан ясалган
чибәркәйләр утырачаклар. Әкияти йортка теләге булган һәркем дә килә алачак.
Боз шәһәрчеген утлар белән бизәү тагы да кызыклырак һәм
яктырак булачак дип вәгъдә итәләр. Бизәү өчен 5800 светодиод лампалар кластеры
кулланылачак. Алар боз лабиринтын да яктыртачаклар.
Казан Башкарма комитетын җитәкчесе урынбасары – Тышкы төзекләндерү
комитеты рәисе Игорь Куляжев сөйләп үткәнчә, подрядчылар боз сыннарын эчке
яктан яктыртуны көчәйтәчәкләр. Бу бигрәк тә тәүлекнең караңгы вакытында
сизеләчәк.
Боз шәһәрчегендәге үзәк тауның биеклеге моңа кадәр 9 метр
булса, бу елда исә 12 метрга җитәчәк. Подрядчы оешма җитәкчесе Наил Йосыпов
сүзләренә караганда, тауны боз фигуралары белән бизәячәкләр.
Бу елда традиция буенча сноутюбларда шуу өчен дә тау
булачак, балалар арасында ул бик популяр булып тора.
И.Куляжев сүзләренә караганда, куркынычсызлык чараларын
көчәйтү өчен боз шәһәрчегендә тәүлек әйләнәсе 12 сакчы эшләячәк.
Хәзерге вакытта подрядчылар барлык эшләрнең 85% башкарган. Мэр
бәйрәм сезонына әзерлекне бәяләде һәм боз шәһәрчеге территориясендә, кешеләр
кайнар ризык һәм чәйдән җылына алсыннар өчен, сәүдә нокталары оештырырга кушты.