(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы декабрь). Татарстан
башкаласында Киров районының 90 еллыгын билгеләп үтәләр. Районда яшәүчеләрне
Казан Мэры Илсур Метшин котлады:
“Хөрмәтле Киров районы халкы!
Татарстан башкаласы халкы исеменнән сезне Киров районына нигез
салуга 90 ел булу белән котлыйм!
Татарстан башкаласы – кызыклы тарихка ия шәһәр, ул үз эчендә
күп гасырлык тарихны һәм заманчалык энергиясен берләштерә. Казанның зур тарихлы
районы – Киров районы – әлеге бергәлекнең матур үрнәге булып тора. Уникаль
архитектура, бай күп милләтле мәдәният, искиткеч белем бирү традицияләре, районның
икътисади һәм социаль казанышлары – болар шәһәр өчен үзләренең белемнәрен һәм
көчләрен кызганмый хезмәт иткән шәһәрлеләрнең тырышлык нәтиҗәсе.
Районның төп байлыгы – хезмәт сөючән, акыллы, талантлы
кешеләре! Районның 5600-дән артык кешесе сугыш кырында ятып калган. 14 кеше Советлар
Союзы Герое булган, очучы-штурман Н.Г.Столяров әлеге дәрәҗәле исемне ике тапкыр
алган. Без шәһәр тарихы һәм безнең ватандашларыбыз белән горурланабыз!
Чын күңелдән сезне юбилей белән котлыйм! Сезгә һәм гаиләләрегезгә
тынычлык, сәламәтлек һәм иминлек телим, Киров районына – тотрыклылык һәм үсеш!”
– диелә мөрәҗәгатьтә.