(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы декабрь). Казанның Идел буе
районындагы Оренбург трактында урнашкан яңа М-14 торак микрорайонында социаль
ипотека программасы буенча беренче йорт төзелеп бетә. 89 фатирлы йортны 260
урынга исәпләнгән балалар бакчасы белән бергә Яңа елга кадәр кулланышка
тапшырырга ниятлиләр. Төзелеш мәйданчыгындагы эшләр барышы белән Казан Мэры
Илсур Метшин танышып кайтты. Күчмә утырышта Башкарма комитет җитәкчесенең шәһәр
төзелеше сәясәте мәсьәләләре буенча беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗанов та
катнашты.
89 фатирлы йортны төзү эше ахырына якынлаша. Җылылык белән
тәэмин итү мәсьәләсе дә хәл ителгән. Азат Нигъмәтҗанов сүзләренчә, биредә Татарстан
Президенты йөкләмәсе нигезендә 3 МВт-ка исәпләнгән вакытлыча котельный эшләячәк.
Ул йортны да, балалар бакчасын да тиешле дәрәҗәдә җылылык белән тәэмин итә ала.
Хәзерге вакытта М-14 микрорайоны территориясендә даими эшләячәк котельныйны
төзү эшләре алып барыла. Киләсе елга ул тулы көчендә эшли башлаячак.
Беренче йорт белән бергә биредә 260 урынга исәпләнгән
балалар бакчасын да кулланышка тапшырырга ниятлиләр. “ТР Дәүләт төзелеш
күзәтчелеге инспекциясенә балалар бакчасы һәм беренче йорт төзелеп бетү
турындагы рәсми хәбәр җибәрелде. Балалар бакчасында эчке эшләрне тәмамлап,
җиһазлар урнаштырасы кала”, - дип сөйләде Азат Нигъмәтҗанов. Хәзергә балаларын әлеге
яңа мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенә урнаштырырга теләк белдергән 185
ата-анадан гаризалар кабул ителгән.
“Без халыкка Яңа елга кадәр эшләрне тәмамлыйбыз дип
ышандырдык. Хәзер безнең барлык мөмкинлекләр дә бар, эш тиешле дәрәҗәдә
оештырылды. Без әлеге бурычны үз вакытында хәл итеп, объектны күрсәтелгән вакыт
аралыгында тапшырырга тиеш”, - дип ассызыклады Казан Мэры.
Исегезгә төшерәбез, М-14 микрорайонында барлыгы 3800 фатирга
исәпләнгән 17 йорт төзелергә тиеш. Шулай итеп, ташламалы шартлар буенча 10478
казанлы торак белән тәэмин ителәчәк. 10 меңнән артык шәһәр халкы торак шартларын
яхшырту белән бергә социаль инфраструктура объектлары белән тәэмин ителәчәк.
Чөнки биредә 5 балалар бакчасы, 2 мәктәп һәм күпкатлы 5 парковка ачылачак.