(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче декабрь). Казан Мэры Илсур
Метшин бүген “Казэнерго” ААҖ хезмәткәрләренә республика һәм шәһәр бүләкләре
тапшырды. Тантана предприятиегә нигез салуга 50 ел булуны бәйрәм итү
кысаларында узды.
Татарстан Республикасы Президенты карары белән
торак-коммуналь тармагы үсешенә өлеш кертүе һәм күпьеллык нәтиҗәле эше өчен ТР
Президентының Рәхмәт хаты белән “Казэнерго” ачык акционерлык җәмгыяте
коллективы бүләкләнде. Бүләкне компаниянең генераль директоры Юрий Елисеев
алды.
Моннан кала, “Казэнерго” ачык акционерлык җәмгыятенең аерым хезмәткәрләрен
дә билгеләп үттеләр. Шул рәвешле, ТР Президенты Боерыгы белән торак-коммуналь
хуҗалыгы өлкәсендәге казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен “Татарстан
Республикасының атказанган торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәре” мактаулы исеме
электр һәм газ белән эретеп ябыштыручы Рафис Даутовка бирелде.
Шулай ук шәһәр Мэры карары белән намуслы хезмәте һәм
шәһәрнең торак-коммуналь хуҗалыгы үсешенә өлеш кертүе өчен муниципаль бүләкләр түбәндәгеләргә
тапшырылды: “Казан файдасына башкарган мактауга лаеклы хезмәте өчен” аерым
хөрмәтләү билгесе – “Энергосбыт” хезмәте җитәкчесе Ольга Киямиевага, ә Мактау
грамоталары – абунәчеләр белән эш буенча бүлек җитәкчесе Рамил Сабировка,
контроль-үлчәү җайланмаларын һәм автоматиканы җитештерү хезмәте башлыгы Вадим Щербаковга.
Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе боерыгы белән,
намуслы хезмәте һәм Казан шәһәренең торак-коммуналь хуҗалыгы үсешенә зур өлеш
кертүләре өчен, Мактау грамоталары белән контроль-үлчәү җайланмалары һәм
автоматика буенча слесарь Николай Егоров, икътисад һәм финанслар буенча генераль
директор урынбасары Андрей Колокин һәм котельный операторы Любовь Мокеева
бүләкләнделәр.