(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче декабрь). Бүген Оренбургта РФ
Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич
рәислегендә җирле үзидарәне үстерү буенча Идел буе шәһәрләре ассоциациясе һәм Округ
федерациясе субъектларының законнар чыгару ассоциациясе белән берлектә Округ
консультатив советының уртак утырышы үтә. Ул Идел буе федераль округы
төбәкләрендә 2014-2015 елларда җирле үзидарә турында кабул ителгән федераль
законнар җыелмасына кертелгән үзгәрешләрне гамәлгә ашыру мәсьәләләренә, аларны гамәлгә
ашыруда килеп чыккан кыенлыклар һәм аларны хәл итүдәге перспективаларга
багышлана.
Киңәшмәдә Идел буе шәһәрләре Ассоциациясе исеменнән аның рәисе,
Казан Мэры Илсур Метшин чыгыш ясады. Ул минималь җирле бюджетларны тәэмин итүнең
законнар белән ныгытылган дәүләт гарантиясенең берсе булуын искә төшерде.
“Безнең вәкаләтләр өлкәсендә законнар һәрчак үзгәреп тора, - дип ассызыклады И.Метшин.
– Безнең 131-нче номерлы Закон кабул ителгәннән соң аңа үзгәрешләр кертү
турында 118 Федераль Закон кабул ителде! Моңа карап җирле бюджетлар структурасы
соңгы елларда үз керемнәре кимү ягына таба үзгәрә. Аның артуы югарыда торган
бюджетларга бәйле. Җирле үзидарә органнарына бик күп вәкаләтләр йөкләнгән,
ләкин аларның бер өлеше өчен финанс чыганаклары каралмаган, яисә тиешле
дәрәҗәдә тәэмин ителми”.
Барлык шәһәрләрдә диярлек әлеге кыен хәл күзәтелә һәм шуның
нәтиҗәсендә халык өчен әһәмиятле булган кайбер актуаль мәсьәләләр хәл ителмичә
кала. Илсур Метшин Казанда материаль чараларның бер өлеше республика
программалары аша бүленеп бирелгәнлеген билгеләп үтте. Ләкин күп кенә башка
шәһәрләрнең мондый мөмкинлекләре дә юк.
“Вәкаләтләрнең тулысынча финансланып бетмәү мәсьәләсе барлык
муниципалитетларга да кагыла. Икътисадта барган кризис шартларында бу бигрәк тә
актуаль була бара. Без әлеге мәсьәләләр хакында инде берничә тапкыр фикер
алыштык. Һәм әлеге мәсьәләне хәл итү өчен муниципаль берәмлеккә кагылышлы
барлык вәкаләтләрне тиешле дәрәҗәдә финанслауны тәэмин итәчәк салымнарны тотып
калу нормативларын озак вакытка ныгытырга кирәк дигән нәтиҗәгә килдек”, - диде
Илсур Метшин.
Чыгышында алга таба И.Метшин ассоциацияләр тарафыннан
үткәрелгән консультацияләр һәм килеп чыккан хәлне үзгәртү буенча
муниципалитетлар тәкъдим иткән фикерләр турында сөйләде.