РФ Президентының тулы вәкаләтле вәкиле Илсур Метшинга Мактау грамотасы тапшырды
Марат Мөгыйнов фотосы
(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче декабрь). РФ Президентының Идел
буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич Казан Мэры, Идел
буе шәһәрләре ассоциациясе рәисе Илсур Метшинга Мактау грамотасы тапшырды.
Татарстан башкаласы җитәкчесе актив эшчәнлеге һәм Идел буе
федераль округы төбәкләрендә җирле үзидарәне үстерүгә шактый зур өлеш кертүе
өчен РФ Президентының тулы вәкаләтле вәкиле тарафыннан мактау грамотасы белән
бүләкләнде.
Бүләкне тапшыру тантанасы әлеге минутларда Оренбургта уза торган
җирле үзидарәне үстерү буенча Округ консультатив советының, Округ федерациясе
субъектларының законнар чыгару ассоциациясенең һәм Идел буе шәһәрләре
ассоциациясенең уртак утырышы кысаларында үтте.