Илсур Метшин җирле үзидарә мәсьәләләре буенча Округ советы утырышында катнаша
Марат Мөгыйнов фотосы
(Казан шәһәре, 15-нче декабрь). Казан Мэры Илсур Метшин әлеге
минутларда Оренбургта уза торган җирле үзидарәне үстерү буенча Округ консультатив
советының, Округ федерациясе субъектларының законнар чыгару ассоциациясе һәм Идел
буе шәһәрләре ассоциациясенең уртак утырышында катнаша.
Утырыш РФ Президентының Идел буе федераль округындагы тулы
вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич рәислегендә уза.
Эшлекле киңәшмәдә катнашучылар актуаль мәсьәләләр хакында
фикер алышачаклар. Аерым алганда, төп темаларның берсе – Идел буе федераль
округы төбәкләрендә 2014-2015 елларда җирле үзидарә турында кабул ителгән федераль
законнар җыелмасына кертелгән үзгәрешләрне гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында. Фикер
алышу барышында Идел буе федераль округы башлыклары актуаль мәсьәләләрне чишүдә
тәҗрибәләр белән уртаклашачаклар, федераль законнар җыелмасына кертелгән
үзгәрешләрне гамәлгә ашыруда килеп чыккан кыенлыкларны һәм аларны хәл итүдәге
перспективаларны билгеләячәкләр.
Моннан тыш, Оренбургта эшлекле сәфәр кысаларында Илсур
Метшин Идел буе шәһәрләре ассоциациясе әгъзаларының чираттагы уртак утырышын
үткәрәчәк. Әлеге оешмага Казан Мэры 2014 елның октябрь аенда рәис итеп сайланган
иде.