(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче декабрь). Бүген Татарстан башкаласында
“ТР Инвесторлар клубы” утырышы узды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты
Рөстәм Миңнеханов катнашты. Утырыш Казан Кремлендә узды. Утырышта шулай ук
Казан Мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Радик
Гыйматдинов, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия
Миңнуллина, Татарстан Республикасы прокуроры Илдус Нәфыйков, республика
министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, шулай ук Татарстан Республикасы
территориясендә эшләп килгән эре инвестицион компанияләр вәкилләре дә бар иде.
Чараның модераторы – «Яңа гасыр» ААҖ генераль директоры
Илшат Әминов.
Татарстан Республикасының 2015 елдагы инвестицион эшчәнлеге
йомгаклары турында махсус видеофильм күрсәтелде.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов
ассызыклаганча, бүген Татарстан җитәкчелеге инвесторлар белән бергәләшеп эшләү
өчен яңа формалар эзли. Турыдан-туры элемтә булу мөһим, бигрәк тә чит илләр
инвесторлары белән, диде ул. “Теге яисә бу илнең үзенчәлекләре нинди дә булса
дәүләтнең үзендә бизнес алып бару өчен беркадәр киртә булырга мөмкин. Бигрәк тә
Россия Федерациясендә, чөнки анда күптән түгел социалистик корылыш иде, ә хәзер
ул базар мөнәсәбәтләренә күчте. Әлбәттә, хокукый базаның туры килүендә, безнең
базар мөнәсәбәтләре кору ниятләребездә җитешсезлекләр бар һәм күп кенә нәрсәләрне
тиз аягөсте хәл итәргә туры килә. Мондый мәйданчык эшләребез турында да, булган
җитешсезлекләребез турында да фикер алышырга ярдәм итәчәк”, - дип саный
Татарстан Республикасы Президенты.
Валюта тирбәнешләре, Көнбатыш санкцияләре, бәясен гаять тиз
югалтучы нефть, чит ил технологияләрен һәм капиталын үзләштерү мөмкинлеге
кыенлашу эшебездә билгеле бер проблемалар тудыра, дип таный Рөстәм Миңнеханов.
Икенче яктан караганда, мондый катлаулы хәлләр креатив инвесторлар өчен көндәшлекккә
сәләтле өстенлекләр дә тудыра.
“Безнең бурыч – сәяси планда һәм илебездә булган ситуацион
моментларга карамастан, үзебезгә, шулай ук бизнесыбызга ярдәм булачагына
ышандыра алу. Килешү кысаларында инвесторларга кирәкле барлык ярдәм
күрсәтелүенә аларны ышандыру. Бүген теләкләрегез һәм тәкъдимнәрегез турында
иркенләп сөйләвегезне телим. Монда минем барлык хезмәттәшләрем: мэр,
министрлар, хокук саклау һәм күзәтчелек органнары вәкилләре. Без бер йөкне
җигелеп тартабыз, чөнки сезнең бизнес уңышы – безнең республика уңышы да”, - дип
юнәлеш бирде Рөстәм Миңнеханов.
Ул ассызыклаганча, сәяси аспектлар икътисади мөнәсәбәтләрдә
чагылырга тиеш түгел. Татарстан Республикасы территориясендәге барлык чит ил
предприятиеләре – Россия Федерациясе резидентлары, диде ул, ягъни тулы канлы
Россия предприятиеләре. “Анда эшләүче белгечләрнең 95 проценты –Татарстан һәм
Россиянең бүтән төбәкләре вәкилләре. Алар җитештерә торган продукт импортны
алмаштыра”, - диде ТР Президенты.
Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, яхшы икътисади мөнәсәбәтләр
киләчәктә сәяси каршылыкларны тизрәк хәл итәргә ярдәм итәчәк.
Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе
Талия Миңнуллина исә Татарстанның яңа инвестицион порталы турында сөйләде.
Шуннан соң инвесторлар чыгыш ясады. “Армстронг Билдинг
Продактс” ҖЧҖ генераль директоры Алексей Евдокимов Рөстәм Миңнехановка компаниягә
күрсәткән ярдәме өчен рәхмәт белдерде. Аннары компания ирешкән уңышлар турында
кыскача сөйләде.
“Haier” суыткыч җайланмалары чыгару заводы директоры Ванг
Шоужун белдергәнчә, 2016 елда Татарстанны чираттагы уңышлар көтә, ә Кытай
компаниясе моңа үзеннән өлеш кертәчәк. Ул билгеләп үткәнчә, завод төзелеше 90
процентка тәмамланган инде.
Татарстан Республикасы бюджетына үтеп барган елда “Юит Казан”
Финляндия компаниясе 28 млн сум керткән, ул торак йортлар төзи. Компаниянең
генераль директоры Владимир Сорокин белдерүенчә, быел 16 мең кв. метрлы 2 торак
йорт кулланышка тапшырылган, тагын 3-сендә эшләр бара.
В. Сорокин ТР Госстройнадзор җитәкчелегенә мөрәҗәгать итеп,
йортларны тапшыруның төгәлрәк графигын эшләргә үтенде. Шулай ук ул “ТР
Инвесторлар клубы”на оештыру-хокукый статус бирү тәкъдиме белән чыкты.
Рөстәм Миңнеханов бу фикерне хуплады һәм Татарстан
Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллинага әлеге
хокукый рәвешне әзерләргә кушты.
Аннары чит илләр инвесторлары федераль ярдәм чаралары белән
кызыксындылар, 2016 елда алар озайтылачакмы, дип сорадылар. Татарстан
Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алмаз Хөсәенов билгеләп
үткәнчә, субсидияләү системасы үз эшен киләсе елда да дәвам итәчәк.
Утырыш азагында Рөстәм Миңнеханов чараны оештыручыларга һәм
анда катнашучыларга рәхмәт белдерде. Ул билгеләп үткәнчә, мондый очрашулар
даими рәвештә булырга һәм кварталга бер мәртәбә уздырылырга тиеш.