(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче декабрь). Идел буе федераль округында
муниципалитетларга ярдәм итү буенча эш системага салынган. Идел буе шәһәрләре
ассоциациясе кебек оешмалар исә төрле уңышлы тармакларда тәҗрибә алмашуга
таянып эшне камилләштерүгә ярдәм итә. Бу турыда Казан Мэры Илсур Метшин
Оренбургта узган җирле үзидарәне үстерү буенча Округ консультатив советының,
Округ федерациясе субъектларының законнар чыгару ассоциациясе һәм Идел буе
шәһәрләре ассоциациясенең уртак утырышында җиткерде.
Утырыш бүген Оренбургта РФ Президентының Идел буе федераль
округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич рәислегендә узды. Эшлекле
киңәшмәдә Казан Мэры Илсур Метшин белән бергә ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит
Мөхәммәтшин да катнашты.
Идел буе федераль округы төбәкләрендә 2014-2015 елларда
җирле үзидарә турында кабул ителгән федераль законнар җыелмасына кертелгән
үзгәрешләрне гамәлгә ашыру мәсьәләләре бүгенге утырышта төп темаларның берсе
иде. Михаил Бабич билгеләп үткәнчә, муниципалитетлар каршында шактый катлаулы
бурычлар тора. Аның сүзләре буенча, бүген бюджетта аерым кыенлыклар күзәтелә.
Шунлыктан бюджетны гади булмаган шартларда бүлергә туры килә. Шулай булуга да
карамастан, федераль хакимият өчен төбәк һәм муниципаль җитәкчеләр белән бергә
эшләү бик мөһим, чөнки берничә кат сыналган һәм уңышлы дип табылган тәкъдимнәр
законнар дәрәҗәсендә кабул ителә һәм карала.
Фәрит Мөхәммәтшин хәзерге вакытта Татарстанның инновацион идеяләрне
кертү буенча лидерларның берсе икәнен билгеләп үтте. Кайбер аерым тышкы
факторлар нәтиҗәсендә төбәкләрне финанслау кыскартылган чорда моның бигрәк тә
актуаль булуын җиткерде. Мондый шартларда эчке ресурслар эзләп табылырга тиеш. Үрнәк
мисалында Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанда кулланыла торган үзара салым тәҗрибәсен
китерде. Халык ишегалларын төзекләндерү кебек теге яки бу проектларга үз
материаль чараларын җыя. Республика хакимияте исә үз чиратында бюджеттан
халыктан җыелган сумманы 4 тапкыр артыграк итеп бүлеп бирә.
Илсур Метшин фикеренчә, Идел буе федераль округы
муниципалитет мәсьәләләренә игътибар зур булу нәтиҗәсендә төрле уңышлы инициативалар
буенча лидерлар исемлегендә. “РФ Президентының Идел буе федераль округындагы
тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабичка муниципалитетларга ярдәм итү буенча
системалы эш алып барганы өчен рәхмәт сүзләрен җиткерәбез. Башка төбәкләрдәге
хезмәттәшләр белән аралашып, шундый нәтиҗәгә киләсең: һәр округ та мондый эш
һәм үзләренә карата булган игътибар белән мактана алмый”, - диде Казан Мэры.
“Акчалар иң бай ил һәм шәһәрләргә дә җитми. Шунысы мөһим: Идел
буе шәһәрләре ассоциациясе, ягъни консультатив мәйданчык булдырылды. Без ай
саен федераль дәрәҗәдә тыңлана торган тәкъдимнәр турында фикер алышабыз. Әлеге
мәйданчык тәҗрибә алмашу өчен каралган. Без тупланган тәҗрибәләр белән
уртаклашабыз, кечкенә генә шәһәрләрдә дә, мәсәлән, каты көнкүреш калдыкларны
җыеп алу, үтильләштерү, аз керемле гаиләләрне торак белән тәэмин итү һ.б.
буенча уңышлы гына проектлар бар. Узып бара торган ел әлеге эшләрнең ни
дәрәҗәдә мөһим булуын күрсәтте һәм без аны алга таба да дәвам итәчәкбез”, - дип
өстәде И.Метшин.