(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче октябрь). Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә күпфатирлы торак йортларда капиталь төзекләндерүне гамәлгә ашыру программасы һәм республика дәрәҗәсендәге башка программаларны гамәлгә ашыру барышы турында фикер алыштылар. Видеоконференция режимында үткән киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Әлеге чарада Татарстан Республикасының барлык муниципаль районнары да катнашты.
Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Казан Мэры Илсур Метшин да катнашты.
Киңәшмәдә төп доклад белән Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры урынбасары Алексей Фролов чыгыш ясады. Ул хезмәтне саклау өлкәсендәге хәлләр турында сөйләде. ТР буенча Дәүләт Хезмәт инспекциясе мәгълүматларына караганда, 2015 ел башыннан алып 40 бәхетсезлек очрагы теркәлгән. 14 очракта кеше гомере өзелгән, 26-сы авыр очрак буларак бәяләнә. ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе ТР буенча Дәүләт Хезмәт инспекциясе белән берлектә 974 тикшерү үткәргән. Хезмәт саклавы нормаларын һәм кагыйдәләрне бозган өчен гомуми бәясе 20 млн. 512 мең сумны тәшкил итә торган 571 карар чыгарылган.
Моннан тыш, Дәүләт торак инспекциясе мәгълүматлары буенча, 42 муниципаль районда күпфатирлы торак йортларда капиталь төзекләндерү эшләре бара торган объектларда 5 мең 401 инспекция тикшеренүе үткәрелгән. Нәтиҗәдә, 11 районда куркынычсызлык техникасын бозу буенча 33 очрак теркәлгән.
Күпфатирлы торак йортларны капиталь төзекләндерү программасы буенча 999 объектта да эшләр тәмамланган. Хәзерге вакытта объектларны комиссия кабул иткәндә килеп чыккан җитешсезлекләрне бетерү эше төгәлләнеп килә.
Мәктәпләрне капиталь төзекләндерү программасы буенча да эшләр тулысынча тәмамланган. Программа 42 районда гамәлгә ашырылган, әлеге программа кысаларында 126 гомуми белем бирү учреждениесе төзекләндерелгән.
Алексей Фролов шулай ук 2015 елда "Уңайлы мохит" программасын гамәлгә ашыру торышы турында сөйләде. Программага кергән 145 объектның 122-сендә эшләр төгәлләнгән.
Рөстәм Миңнеханов "Уңайлы мохит" программасын гамәлгә ашыруга җавап белән карау бурычын йөкләде, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.