Илсур Метшин Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утырышында катнаша
Марат Мөгыйнов фотосы
(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче октябрь). Бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының уникенче утырышы бүген парламентның утырышлар залында үтә. Сессия утырышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, республиканың Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Премьер-министр Илдар Халиков, Казан Мэры Илсур Метшин, Хөкүмәт әгъзалары һәм башка чакырылган затлар катнаша.
Президиум парламентарийга 33 мәсьәлә, шул исәптән Татарстан Республикасының 10 закон проектын (беренче укылышта карар өчен әзерләнгән), федераль дәрәҗәдәге 20 закон проектын һәм Дәүләт Җыелышы - Башкортстан Республикасы корылтаеның бер законнар җыелмасы турындагы мәсьәләләрне чыгарды.
ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, 2016 елга ТР бюджеты турындагы законы проекты - көн тәртибендәге төп мәсьәлә. Әлеге проектны депутатлар беренче укылышта тикшерәләр.
Көн тәртибе яңа сораулар белән тулыланган. Шулай итеп, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының уникенче утырышында төзәтмәләр кертелгән көн тәртибе буенча 41 мәсьәлә карала.