(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы август, Әдилә Галиева). Казанның
Совет районында урнашкан Әмәт һәм Горки урман посадкалары арасындагы
территорияне төзекләндерү проектын бөтен нечкәлекләренә кадәр микрорайонда
яшәүчеләр белән яхшы итеп эшләргә кирәк. Мондый бурычны бүген эшлекле киңәшмә
барышында Казан Мэры Илсур Метшин йөкләде. Әлеге чарада Совет районы администрациясе
башлыгы Рөстәм Гаффаров, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары – Тышкы
төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев һәм ТР Президенты ярдәмчесе Наталия
Фишман катнашты.
Шәһәр башлыгы тәкъдим ителә торган планнарны һәм
территорияне төзекләндерү концепциясе проекты белән танышып, аларны өйрәнгәннән
соң, әлеге парк зонасын төзекләндерү мәсьәләсенә бик җитди карарга кирәклеген
билгеләп үтте. Проектны эшләү дәверендә иң беренче чиратта әлеге җирлектә
яшәүчеләр фикере исәпкә алынырга тиеш, дип ассызыклады Мэр. “Безнең бурыч –
Казанның һәр микрорайонында якын-тирәдә яшел зоналар булдыру”,- дигән бурыч
куйды Илсур Метшин.
Родина урамы тирәсендә 63,8 га мәйданны биләп тора
торган Әмәт урманын төзекләндерү мәсьәләсе белән Илсур Метшинга Азино микрорайонында
яшәүче Юлия Васильева чираттагы халыкны кабул итү вакытында мөрәҗәгать иткән
иде. Ул ял итү зонасында җәяүлеләр өчен сукмаклар ясау, яктырту элементларын
урнаштыру, эскәмияләр һәм урналар кую мөмкинлеге булмасмы дигән тәкъдим белән
чыкты.
Кыш айларында биредә чаңгычылар бик күп була – кышкы чорда
чаңгы юлларын тигезлиләр, юлларның 1
км 900
м өлеше яктыртыла, димәк, бу - кичке вакытта да спорт
белән шөгыльләнергә мөмкин дигән сүз. Казанда яшел почмакның мөмкинлекләрен
тагын да артыру фикерен Совет районы башлыгы Рөстәм Гаффаров җиткерде. Аның
фикеренчә, агачлар үскән тау битенең сөзәкле булуы биредә скай-парк булдырырга
мөмкинлек бирә, чокырлар аша асылмалы күперләр урнаштырырга мөмкин. Беренче
этапта эз салынган сукмакларга велосипедта йөрүчеләр һәм җәяүлеләр өчен яхшы
итеп юл салырга кирәк.
Азино-1 һәм Азино-2 микрорайоннарында, шулай ук Идел буе
районында 200 мең тирәсе халык яши, шунлыктан биредә якын-тирәдә халык өчен ял
итү урыннарын булдыру бик кирәк дип саный Рөстәм Гафаров. Әлеге фикерне Наталия
Фишман да хуплады.
Казанда Парклар һәм скверлар елы, республика белән
чагыштырганда, алдарак башланды. Узган ел ук инде ТР Президенты вазифаларын вакытлыча
башкаручы ярдәме белән Горький исемендәге паркны реконструкцияләү эшләренең
беренче этабы тәмамланды. Бу елның 9-нчы маенда яңартылган Җиңү паркы ачылды.
Хәзерге вакытта Совет мәйданындагы скверда эшләр тәмамланып килә. “Химиклар”
мәдәният йорты янындагы Нарат урманын реконструкцияләү эшләре бара, “Черек күл”
паркы да төзекләндереләчәк.