(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче август, Әдилә Галиева). Кунакчыллык
– барлык кунаклар тарафыннан ихлас соклану хисе тудыра торган Казанның төп
үзенчәлеге, волонтерлар шәһәрдә киң күңеллелек атмосферасы тудырыр өчен барысын
да эшли. Бу хакта Казан Мэры Илсур Метшин мәйданчыкта эшли торган волонтерлар
белән очрашу вакытында билгеләп үтте. Шәһәр башлыгы алардан эш шартлары һәм
графигы, су чемпионатыннан алынган тәэсирләре турында сорашты.
“Без нинди генә чемпионат һәм олимпиадаларда булмадык,
чараларны оештыру буенча иң яхшы алдынгы тәҗрибәләрне өйрәндек, әмма Казандагы
кебек ачык күңелле, ярдәмчел волонтерлар беркайда да юк! Сез үзегезнең иң
яхшылар булуыгыз белән горурланырга тиешсез!” – дип җиткерде И.Метшин һәм
яшьләргә, кунакларга һәм шәһәр халкына карата күрсәтелгән яхшы мөнәбәсәтләре
өчен, рәхмәт белдерде.
Әлеге объектта эшләүче күпчелек егет-кызлар – Казан югары
уку йортлары студентлары, алар белән И.Метшин Атлетлар йортында чемпионат
алдыннан да очрашкан иде.
Шәһәр Мэры волонтерларга башкарган эшләре өчен рәхмәт
белдерде – туристлар һәм чемпионат кунаклары фикерләре буенча волонтерлар иң
яхшы күрсәткечләр күрсәтә.
Очрашу азагында шәһәр башлыгы “дөнья чемпионаты Казан
турында башкаларга ишеттерү мөмкинлеге генә түгел, шәһәр халкы өчен иң алдынгы
спортчылар катнашлыгындагы ярышларны карау мөмкинлеге дә” дип билгеләп үтте.
Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатында барлыгы 2500
волонтер эшли. Шуларның 540-ы Казанга Сербия, Венгрия, АКШ, Казахстан, Швеция,
Бөекбритания һәм башка илләрдән, шулай ук Россиянең Удмуртия, Приморск крае, Мәскәү,
Әстерхан өлкәсе, Санкт-Петербург, Волгограда, Красноярск краеннан килгән. Билгеле
булганча, волонтер булырга 25 меңнән артык кеше дәгъва белдергән иде.