(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче август, Әдилә Галиева). Татарстан
башкаласындагы “Казан-Арена” стадионы территориясендә ФИНА мәдәни паркы эше дәвам
ителә, биредә инде 160 мең кеше булырга өлгергән. Җанатарларның зур армиясе сафына
Казан Мэры Илсур Метшин да кушылды, ул тематик зоналар эшен бәяләде, Татарстан башкаласы
халкы һәм кунаклары белән аралашып алды. Шәһәр җитәкчесен “Спорт проектлары башкарма
дирекциясе” автоном коммерцияле булмаган оешманың генераль директоры Михаил
Зотов озата йөрде.
Беренче булып шәһәр җитәкчесенең игътибарын ФИНА паркындагы “автомобиль
салоны” җәлеп итте – Илсур Метшин иң беренче булып бирегә барды. Биредә ул
балалар өчен ясалган интерактив мәйданчыкны карады, парк кунаклары белән
аралашып алды.
Соңыннан Илсур Метшин милли йортларны карады, ресторан
менюсы һәм сувенир продукциясе белән танышты.
Мәйданны карап чыкканнан соң һәм халык белән аралашып алгач,
Мэр парктан алган тәэсирләре белән бүлеште. “Барысы да ошады! Бигрәк тә
кешеләрнең кәефе; эшмәкәрлек вәкилләре дә, оештыручылар да, артистларыбыз да,
волонтерлар да, халык остлары да моның өстендә ныклап эшләгәннәре күренә. Бу –
Казаныбыз, Татарстаныбыз, илебезнең чагылышы! Зур булмаган территориядә безнең
шәһәребез чагылдырылган! Бу миңа бик тә ошый, бик зур рәхмәт, чөнки әлеге кәефне
безнең кешеләребез, Казан халкы ясый!” – дип билгеләп үтте Мэр парктагы атмосфераны.
Соңыннан шәһәр башлыгы парктагы бер акциягә кушылды һәм Россия җыелма командасына
теләкләрен язып калдырды.
Михаил Зотов паркның 5 га җирдә урнашканлыгын, 2 га урынны
тезелешләр алып торганлыгын җиткерде.
Оештыру комитеты вәкиле сүзләренә караганда, чемпионатның
беренче яртысы булган вакытта гына да паркка 160 мең кеше килгән, узган
якшәмбедә рекорд куелган – 23,5 мең кеше паркта булган.
“Казан-Арена” стадионы һәм Спортның су төрләре сарае
арасындагы мәйданда урнашкан ФИНА паркы көн саен 16-нчы августка кадәр 12.00
сәгатьтән 22.00 сәгатькә кадәр ачык. Керү бушлай.