(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче август, Альберт Мортазин). Бүген Казансу елгасы
яры буендагы ярыш мәйданчыгында хатын-кызлар арасында хай-дайвинг буенча дөнья
финалы тәмамланды. 20 метрлы каланчадан суга сикерү ярышларында җиңүчеләргә
бүләкләрне Казан Мэры Илсур Метшин һәм ФИНА президенты Хулио Маглионе тапшырды.
Турнирда 6 илдән барлыгы 9 спортчы катнашты. Финалда
катнашырга теләгән Украина спортчысы Диана Томилина күнекмәләр вакытында травма
алу сәбәпле, үз кандидатурасын кире алды, шунлыктан ярышта 9 спортчы гына чыгыш
ясады. АКШ җыелма командасы ярышларга берьюлы 4 спортчы җибәргәнлектән, аларның
медальгә булган шанслары тагын да яхшырды.
Киеренке көрәш нәтиҗәләре буенча ярышта Америка спортчысы Рэйчел
Симпсон җиңү яулады. Икенче урында аның ватандашы - Сесилии Картон. Белоруссия
спортчысы Яна Нестерова – бронза медаль иясе.
Иртәгә, ягъни 5-нче август көнне ир-атлар арасында хай-дайвинг
буенча финал ярышлары үтә. 27 метрлы каланчадан суга сикерү ярышларында 20
спортчы, шул исәптән россиялеләр Артем Сильченко һәм Игорь Семашко катнаша.
Хәзерге вакытта Россия гомуми медаль зачетында 13 бүләк – 8 алтын,
4 көмеш һәм 1 бронза медаль белән икенче урында тора.