Илсур Метшин Сингапурга баруы турында
Фото www.battour.ru сайтыннан алынды
Сингапурда
һәр кешенең елына 100 сәгатьлек әзерлек курслары үтәргә тиешлеге турындагы
закон көтелмәгән хәл булды.
Күз алдына китерәсезме, без укуга шуның кадәр бирелгән идек ки, мин хәтта
бер тапкыр гына булса да телевизорны кабызып карамадым! 40 ел элек балыкчылар
авылы булган ил - бүген бизнес белән шөгыльләнү өчен иң уңайлы дәүләтләрнең
берсе. Алар базар мөнәсәбәтләрен аңлап, дөнья буенча яңа технологияләрне,
креатив фикерләрне эзләп табып, үзләрендә куллана башлыйлар. Югары уку йортында
укучы студентларның укуга бирелгән 25% вакытлары җитештерү оешмаларында үтә.
Диплом алган көннән үк алар үз белгечлекләре буенча эшли башлыйлар.