Илсур Метшин 2013 елгы Универсиаданың ачылу тантанасы турында
Фото тамашаның пиар-хезмәте тарафыннан бирелде
Тантананы караган һәр кешене
шәһәребез, илебез белән горурлану хисләре биләп алган иде.
Казанда үткән XXVII Бөтендөнья
Студентлар уеннарының ачылу тантанасы Казан, Татарстанның гына түгел, ә Россия
мәдәнияте буенча хисап концертына охшаган иде. 182 милләт вәкиле горур басып,
Үзәк стадион аша үтте һәм әлеге тантанада бөтен дөнья күпмилләтле Россияне күрә
алды. Тантананы караган һәр кешене шәһәребез, илебез белән горурлану хисләре
биләп алган иде. Исегездәме, Олимпия уеннарында җиңү яулаган Роднинаның
күзләрендә никадәр шатлык яше иде. Безнең күзләрдә дә республика, шәһәребез
өчен нәкъ шундый горурлык яшьләре иде. Бу купшы сүзләр түгел, мин үзебез
кичергән хисләр турында сөйлим.