Казанның социаль-бюджет учреждениеләре һәм 5187 күпфатирлы торак йорты тулы күләмдә җылы белән тәэмин ителгән.
(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы октябрь). Казанның социаль-бюджет учреждениеләре һәм 5187 күпфатирлы торак йорты тулы күләмдә җылы белән тәэмин ителгән. Шәһәрдә җылы белән тәэмин итүнең ни рәвешле баруы хакында бүген эшлекле дүшәмбе киңәшмәсе барышында Казан Башкарма комитетының Торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин хәбәр итте.
Искәндәр Гыйниятуллин хәбәр иткәнчә, Казанда җылылык бирү сезоны 16-нчы сентябрьдән башланып киткән. Бу вакыт эчендә социаль-бюджет учреждениеләре тулы күләмдә җылылык белән тәэмин ителгән. “2-нче октябрь көнне 21-нче номерлы поликлиникада җылысыз калган терапевт кабинетына җылы җибәрелде”, - дип билгеләде докладны укучы.
И.Гыйниятуллин сүзләренә караганда, аерым бер Торак милекчеләре иптәшлекләре һәм Торак-төзелеш кооперативларында җылы җибәрүдә тоткарлыклар бар. Бу – әлеге оешма җитәкчеләренең объектларын җылы алуга, документлар әзерләү һәм бурычларны каплауга соңгы моментта гына тотынуларына бәйле. Нәкъ менә шул сәбәпләр буенча бүгенге көндә шәһәрнең 5192 күпфатирлы йортында җылы әлегә кадәр юк. “Шуларның өчесе энергетиклар каршында бурычлы, берсендә ремонт эшләре дәвам итә. Тагын бер йортта Торак милекчеләре иптәшлеге эчке челтәрләргә зыян килү урынын таба алмыйлар”, - дип хәбәр итте ТКХ комитеты рәисе. Саналган йортларның берсе Серов урамында һәм 4 йорт – Иске Татар бистәсе территориясендә урнашкан.
“12 ведомство котельныйсы кебек, “Казэнерго”ның барлык 126 котельныйсы да эштә. Җылы белән тәэмин итүнең чыганаклары кышкы эш схемасына күчерелде”, - дип нәтиҗә ясады Искәндәр Гыйниятуллин.
“Мондый һава торышы шартларында бер генә йортның да җылысыз булуын гадәттән тыш хәл буларак кабул итәргә кирәк”, - дип хәлнең җитдилеген ассызыклады Казан Мэры Илсур Метшин.
Ул якын арада калган 5 йортта җылы җибәрү мәсьәләсен хәл итәргә кушты.