Татарстан Президенты һәм Казан Мэры казанлыларны "Минем сайлау. Минем республикам" марафонында сәламләделәр
(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче сентябрь). “Минем сайлау. Минем республикам” бәйрәм марафоны узган “Казан-Арена” стадионы бүген меңләгән аудитория җыйды. ТР Дәүләт Советына сайлауларда тавыш биргән халыкны бүген Валерий Меладзе, “Самоцветы” вокаль-инструменталь ансамбле һәм Салават Фәтхетдинов катнашында эчтәлекле программа әзерләнгән иде. Казанлылар белән бәйрәмгә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Казан Мэры Илсур Метшин да килде.
“Казан-Арена” стадионының ишекләре ачылуга, иртән иртүк шактый күп күңел ачу зоналары эшли башлады. Мәдәни программа кысаларында Россиянең театр һәм кино актеры Валентин Гафт катнашында “Әдәби ишегалды” узды, ретро-автомобильләрдән экспозиция эшләнде, барлык теләүчеләр өчен стадион буенча экскурсия оештырылды. Балалар өен мәйданчыкларында һәм анимацион зоналарда күңел ачты.
ГТО нормаларын тапшыру бәйрәмгә спорт рухы өстәп торды. Стадион кунакларына беренче мәртәбә “Спортомат” интерактив сервисы тәкъдим ителде, биредә теләгән һәркем күңеленә хуш килгән спорт төрен сайлый алды. Шунда ук 2015 елда Казанда узачак Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатының интерактив стендлары белән танышып булды.
Яшьләрне иң күп җыйган урын – стадион касәсе уртасында урнаштырылган, ачык һавадагы кинотеатр булды, казанлылар “Легенда №17”, “Поддубный” һәм “Гагарин. Первый в космосе” киноларын карый алдылар.
Кичкә таба, концерт программасы башланыр алдыннан, “Казан-Арена” территориясе тагын да җанланды. Традиция буенча музыкаль кичәне “Энергия рока”фестивале кысаларында үз чыгышларын яшь башкаручылар тәкъдим итте. Концерт программасын Салават Фәтхетдинов һәм “Самоцветы” легендар вокаль ансамбле дәвам итте.
Музыкаль пауза вакытында сәхнәгә бүген беренче мәртәбә тавшы бирергә барган 150 студент чыкты. Алар белән тамашачыларны сәламләргә дип Рөстәм Миңнеханов һәм Илсур Метшин чыкты. Татарстан Президенты гражданлык активлыгы өчен рәхмәтен белдерде.
“Бүген республика тормышында бик әһәмиятле вакыйга узды. Без бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайладык, - диде Р.Миңнеханов. – Республика сайлаучыларының күбесе тавыш бирде. Сайлаучыларыбыз республиканың югары закон чыгару органына ышаныч белдерде. Бик зур рәхмәт сезгә”.
Рөстәм Миңнеханов Казанда халык бәйрәмнәре традициясенең торгызылуын билгеләде. “Без башкалабыз, республикабыз күркәмләнә баруын күрәбез. Без республикабызны яратабыз һәм ул алга китсен өчен кулыбыздан килгәнне эшләячәкбез, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. - Без көчле Татарстан өчен, көчле Россия өчен, һәм безнең уңышлар шуңа бәйле. Бергәләп без җиңәчәкбез!»
Татарстан Республикасы Президенты чыгышыннан соң стадиондагы бәйрәм Валерий Меладзе концерты белән дәвам итте.
22.00 сәгатьтә бәйрәм марафоны салют белән тәмамланды.