Красная Горка торак массивында күпфункцияле клуб һәм универсаль спорт мәйданчыгы ачылды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче сентябрь). Казан Мэры Илсур Метшин бүген Казан шәһәре Киров районының Красная Горка бистәсендә күпфункцияле мәдәни үзәк ачылышында катнашты. Мәдәният йорты якында урнашкан Иске һәм Яңа Аракчино, Күзәмәт һәм Калинин бистәләрендә яшәүче 10 мең кешегә хезмәт күрсәтәчәк. Шуннан соң Мэр күршедә ачылган 8-нче номерлы мәктәп каршындагы универсаль спорт мәйданчыгын карап чыкты.
Шәһәр башлыгы белән Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы Дамир Фәттахов, Мәдәният идарәсе башлыгы Айгөл Горнышева, Мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Һадиуллин, Физик культура һәм спорт комитеты рәисе Илгиз Фәхриев, “Россия тимер юллары” ААҖ Горький тимер юлларының Казан регионы филиалы башлыгының урынбасары Александр Черемнов һәм башкалар катнашты.
300 урынга исәпләнгән актлар залы булган күпфункцияле үзәк төзү проекты “Авыл клублары” республика программасы кысаларында тормышка ашырылган. Исегезгә төшерәбез, әлеге программа буенча 2013 елда Мирныйдагы клуб, бер ел алдан – Северный һәм Вознесение бистәләрендәге клублар куллануга тапшырылды. 2014 елда Авиатөзелеш районының Кадыш бистәсендәге мәдәни һәм күңел ачу объектын төзеп бетерү планлаштырыла.
Красная Горка торак массивындагы мәдәният йорты директоры Елена Федорушкина сүзләренә караганда, әлеге мәдәният йорты Красная Горка халкына бер бүләк булган. Күршедә урнашкан 8-нче номерлы мәктәптә актлар залы юк, шуңа күрә аңа ихтыяҗ да зур була. Мәктәптә 366 бала укый, социаль ипотека программасы буенча салынган йортларга 400 гаилә килеп урнашкач, бистәдә 188 балага арта.
Красная Горка бистәсендәге авыл клубы күпмилләтле фольклор үзәге функциясен үти, аның базасында хореография, вокал һәм кул эшләре буенча түгәрәкләр эшләячәк. Илсур Метшин яңа бинада ветераннар һәм сабыйларның иҗат бүлмәләрен, 300 урынлы актлар залын, 10 мең китаплы фонд китапханәсен, шулай ук якындагы территорияне карап чыкты. Көзен биредә яңа агачлар һәм куаклар утыртылачак.
Илсур Метшин бу клубның “Авыл клублары” республика программасы кысаларында ачыла торган дүртенче мәдәният йорты икәнлегенә игътибар итте. “Бу – якындагы Яңа һәм Иске Аракчино, Игумново, Юдино һәм башка бистә халкы өчен зур бәйрәм. Яшәү урынына карап халыкка мәдәни һәм спорт чаралары белән шөгыльләнү өчен шартлар булдыру – безнең бурыч. Авыл клубының Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән Мәдәният елы кысаларында ачылуы да аерым бер әһәмияткә ия булган вакыйга. Биредәге иҗат коллективларының саны шатландыра, әлеге талантлар ачылып, уңышлары белән сөендерсеннәр”, - диде Мэр һәм клубка тавыш аппаратурасы сатып алу өчен сертификат тапшырды.
Шуннан соң Илсур Метшин 8-нче номерлы мәктәп каршында ачылган универсаль спорт мәйданчыгын карап чыкты.