(KZN.RU, 10-нчы июнь). Казан Мэры Илсур Метшин “Медиалогия” мәгълүмати-аналитика системасы медиарейтингында Идел буе федераль округ регионнары башкалалары җитәкчеләре арасында май нәтиҗәләре буенча беренче урынга чыкты. Федераль һәм региональ ММЧ анализы нәтиҗәләре буенча аның медиаиндексы 784,55 пункт тәшкил итә, бу исә апрель рейтингы күрсәткечләреннән 3 тапкыр югарырак дигән сүз (215,14 пункт).
Рейтингны төзүчеләр фикеренчә, медиаиндекс үсеше Илсур Метшинның Казанда үтәчәк Универсиадага әзерлекнең соңгы этабы һәм яңа метро станцияләре ачылышы турындагы шәрехләмәләренә бәйле. Казанның шәһәр башлыгы шуны хәбәр итте, Бөтендөнья җәйге студентлар уеннарының үткәрү вакыты үзгәрмәячәк – Универсиада вакытында башланачак. Шулай ук Илсур Метшин Универсиаданы ябу тантанасында җырчы Земфира катнашачак, дип сөйләде.
Май рейтингының икенче урынында 184,15 пункт медиаиндексы күрсәткече белән Пенза Мэры Юрий Алпатов, өченче урында – Самара шәһәр башлыгы Дмитрий Азаров (99,52 пункт).
Шуны искә төшереп узарга кирәк, март һәм апрель нәтиҗәләре буенча Илсур Метшин “Медиалогия” рейтингында шулай ук беренче юлларында иде. Бу Универсиаданың ачылу тантанасын репетицияләү һәм Мэрның Казан шәһәре Думасы хисап сессиясендә шәһәрнең 2012 елдагы күрсәткечләре турындагы доклады, шулай ук Казанның Россиянең Региональ үсеш министрлыгы конкурсында җиңүе белән бәйле иде.
(Р)