Себер трактындагы дүрт клиникага хәзер проблемасыз барып җитеп булачак
(KZN.RU, 4-нче декабрь). Бүген Казан Мэры Илсур Метшин Себер трактында урнашкан дүрт медицина учреждениесе буендагы яңа юлда эш хәрәкәте ачып җибәрде.
Себер тракты участогында тимер юл линиясенең икенче ягында Республика клиник туберкулезга каршы диспансерының диспансер бүлеге, Республика клиник онкология диспансеры, Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе, “Ядерная медицина” үзәге, шулай ук Суд-медицина эскпертизасы бюросы урнашкан.
Әлеге дәвалау учреждениеләре буенда уза торган ике тар юл медицина транспорты һәм шәхси автомобиль хәрәкәте өчен хәрәкәт тәэмин итә алмады. 850 метрлык яңа юл иске тимер юлга параллель рәвештә салынган һәм һәр дәвалау учреждениесе каршыннан зур юлга туры чыгуны тәэмин итә торган 4 машиналар юлы бар.
Хәзерге вакытта асфальтның түбән катламы җәелгән. 10 декабрьгә кадәр яңа юлда кирәкле юл билгеләре куелачак. “Хәрәкәт итү схемасы шәһәрнең ЮХИДИ идарәсе белән килешенгән”, - дип хәбәр итте Илсур Метшинга Казаның беренче вице-мэры Иршат Минкин.
Бу елның декабрь ахырына кадәр өстәмә яктырту эше оештырылачак. Моннан соң хәрәкәт итү берьяклы булачак.
1-нче номерлы Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хастаханәсенең баш табибы вазифаларын башкаручы Мэрга хәбәр иткәнчә, хастаханә тәүлегенә “скорая”дан 130 шалтырату кабул итә, авыруларның бер өлеше мөстәкыйль рәвештә мөрәҗәгать итә. “Юл булмаганда, “ашыгыч ярдәм” машиналары “бөке”ләрдә утырып кала иде”, - дип билгеләде табиблар.
“Еш кына авыруларны “бөке”ләрдән носилкаларда алып килүләре турында коточкыч хәлләр сөйләделәр, - диде Илсур Метшин. – Бүген бу юл чынлап торып тормыш юлына әйләнде”.
Шәһәрнең Капиталь төзелеш һәм реконструкция идарәсе башлыгының урынбасары Илья Коротихин сүзләренә караганда, төзелешнең смета бәясе 137 миллион сум тәшкил итә. Икенче елда тәмамланачак эшләр арасында – асфальтның югары катламын җәю һәм юлның яңа өлешендә 600 машина урынына исәпләнгән тагын бер парковка оештыру. Хәзерге вакытта иске юлда 150 автомобиль санына исәпләнгән парковка бар.
Республика онкодиспансеры баш табибы Рөстәм Хәсәнов шәһәр башлыгына пациентларга хезмәт күрсәтү сыйфатын шактый яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк юл төзелеше өчен рәхмәтен белдерде. Казан Мэры Илсур Метшин, үз чиратында, акча бүлеп бирү карары шәхсән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан кабул ителүен билгеләде. “Бу юл Универсиадага әзерлек программасына керми, - дип төгәлләштерде шәһәр башлыгы. – Без җөмһүриятебез башлыгына бу урында эш торышы һәм әлеге клиникаларга шактый санда кеше мөрәҗәгать итүе турында хәбәр иттек”.
Мэр шуны билгеләде: яңа юл – һәр клиникага машиналар өчен аерым керү һәм чыгу урыны оештырылган дөрес карар проектларының сирәк очрагы.
“Бер яклы хәрәкәт оештырылганнан соң персонал белән машиналарын тиешле урында калдыруга бәйле эш алып барырга кирәк булачак”, - диде Мэр.
Икенче елга тагын бер бурыч – ике юл арасындагы территорияне төзекләндерү. Мэрга хәбәр ителгәнчә, дүрт клиника коллективы биредә “Горводзеленхоз” МУП катнашында үз көчләре белән сквер оештырырга планлаштыра.