Бүген Казан ратушасында шәһәр башлыгы Илсур Метшин Бишкек мэры Айбәк Җунушалиев белән очрашты. Кыргызстан башкаласы делегациясе Казанга «Казаныш» Халыкара архитектура-төзелеш форумында катнашу өчен килде.
Кыргызстан делегациясе әгъзалары арасында мэрның социаль мәсьәләләре буенча урынбасары Виктория Мозгачева, Бишкәкнең баш архитекторы Урмат Карыбаев һәм Бишкәк мэриясенең Мәдәният идарәсе башлыгы Урмат Белекбаев бар.
Очрашуда яклар шәһәрне төзекләндерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Казан һәм Бишкек күп еллар дустанә, партнерлык элемтәләрендә торалар. Ике башкала арасында икътисадый һәм социаль-мәдәни хезмәттәшлек турында шартнамә 1998 елда төзелгән. Бу вакыт эчендә шәһәрләр төрле өлкәләрдә күп кенә уртак проектларны гамәлгә ашырды.
Кыргызстан башкаласы вәкилләре Казанда уздырыла торган халыкара чараларда актив катнаша. Алар арасында 2023 елда «Казаныш» Халыкара архитектура-төзелеш форумы, Kazan Digital Week-2022 халыкара форумы кысаларында Мэрлар түгәрәк өстәле утырышы, 2021 елгы «Сәламәт шәһәрләр. Балаларга сәламәт туклану» Халыкара форумы һәм башкалар.
Ә узган елның февралендә Казанда Кыргызстанның Генераль консуллыгы ачылды. Генераль консуллыкның эшчәнлек өлкәсе Татарстан, Башкортстан, Марий Эл, Мордовия, Чувашия, Удмуртия һәм Ульяновск өлкәсе территорияләрен үз эченә ала.
Бишкек — Кыргызстан Республикасының башкаласы, аның сәяси, икътисадый, фәнни һәм мәдәни үзәге, төп транспорт төене. Шәһәрдә якынча 1,5 млн кеше яши. Сәнәгатьнең аеруча интенсив үсә торган тармаклары булып машина төзелеше, тукыма, төзелеш материаллары җитештерү һәм азык-төлек сәнәгате тора.
Исегезгә төшерәбез, 6 февральдән 8 февральгә кадәр Г.Камал исемендәге татар театрында «Казаныш» Халыкара форумы булачак, ул БРИКС саммитының архитектур дәвамы булачак. Чарага 400 гә якын докладчы чакырылган, аларның 25% ы дөньяның 24 иленнән чит ил белгечләре. «Төрлелек бердәмлеге» тематик программасында 115тән артык чара планлаштырыла.