Казанда торак фондын капиталь төзекләндерү программасы башланганнан бирле, 2008 елдан башлап, 4 меңнән артык йорт яңартылган. 1329 объектта тулысынча эшләр башкарылган. Узган ел 179 йортка капиталь ремонт ясалган. Мондый мәгълүматларны Казан мэры Илсур Метшин алдында узган ел нәтиҗәләре буенча хисапта торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе Василий Лысачкин китерде.
«Казанда 5900гә якын күп фатирлы йорт исәпләнә. Аларның 1300 дән артыгы тулысынча төзәтелгән, калган 2800 бинада без капиталь ремонт программасы буенча теге яки бу эшләрне башкардык. Бу безнең шәһәр халкының тормыш дәрәҗәсен һәм уңайлылыгын арттыра», — дип белдерде Илсур Метшин.
Василий Лысачкин билгеләп үткәнчә, узган ел 70 йортның түбәсе яңартылган, 54 йортның фасады, 46 йортның җылыту системасы яңартылган. 52 бинада 138 лифт урнаштырылган. Вәхшилеккә каршы һәм энергия саклый торган күтәрү платформалары барлык куркынычсызлык таләпләренә җавап бирә, Брайль шрифты белән төймәләре һәм алмашынучан көчәнешне җайга салу өчен җиһазлары бар.
Моннан тыш, узган ел Казанның 139 йортында 400 подъезд яңартылган. Эшләр аерым бишьеллык программа буенча алып барыла, аның буенча 670 бинада 2048 подъездны яңарту планлаштырыла. Ике ел эчендә Казанда әлеге программа буенча 332 йортта 944 подъезд ремонтланган.
Хисап киңәшмәсендә шулай ук Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров, аның ТКХ һәм гражданнарны яклау мәсьәләләре белән шөгыльләнүче урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин һәм башкалар катнашты.