Бүген ТР рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Казан мэры Илсур Метшин Вознесение трактының икенче чираты – Җиңү проспектыннан М7 трассасына кадәр ара – төзелешенең барышын тикшерделәр. Эшләр финал стадиясендә, трассаны декабрь уртасында эшләтеп җибәрү планлаштырыла.
Хәзер эшчеләр күрше бистәләрдә яшәүчеләр өчен узып йөрүче автомобильләрнең шау-шуын киметү максатыннан махсус экраннар урнаштыралар, шулай ук янәшәдәге территорияне төзекләндерәләр.
Юл салу өчен газ, элемтә, электр челтәрләре үткәрергә кирәк булды. Җәяүлеләргә җир өсте кичүләре оештырылды, ә машина йөртүчеләр өчен федераль трассага тоташкан транспорт чишелеше төзелде.
ТР рәисе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Рөстәм Миңнеханов Җиңү проспектыннан М7 трассасына кадәр машинада барып, юл участогын тикшергән. Шуннан соң ул якын арада барлык кирәкле эшләтеп җибәрү-көйләү эшләрен башкарырга кушты.
Исегезгә төшерәбез, Вознесение трактының 8 чакрым озынлыктагы икенче чиратын 2022 елның мартында төзи башладылар. Бу Мамадыш трактын бушата торган, алты полосалы беренче категорияле юл булачак.
Гвардия урамыннан Җиңү проспектына кадәр 4 чакрымга якын озынлыктагы магистральнең беренче участогы узган ел ачылган иде.
Йөреп карауда шулай ук ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов, төзелеш эшләрен башкаручы юл оешмалары җитәкчеләре катнашты.