(Казан шәһәре KZN.RU, 13 нче ноябрь,
Камилә Вилданова). Быел Казанда җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү буенча сигез
проект гамәлгә ашырылды, шуларның алтысы – «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру»
федераль проекты кысаларында. Казанда төзекләндерелгән парклар һәм рекреацион
иҗтимагый киңлекләр мәйданы быел 20 гектарга 551 гектарга кадәр артты.
«Иҗтимагый
киңлекләрне төзекләндерү программасының кыйммәте шунда ки, без тарихи паркларны
тәртипкә китереп кенә калмыйча, яңаларын да булдырабыз. Быел гына да 20 гектар
яңа төзекләндерелгән мәйданга арттык, ә реконструкция 8,5 гектарны колачлады.
Шул ук вакытта һәр иҗтимагый киңлекнең үз концепциясе һәм йөзе бар. Без
микрорайонның якындагы йортларында яшәүчеләр белән мәйданны ничек күрергә
теләүләре, нинди үзенчәлек кертергә кирәклеге турында фикер алышабыз», – дип
уртаклашты Казан Мэры Илсур Метшин.
Горький
исемендәге үзәк мәдәният һәм ял паркының керү төркемен төзекләндерү финалга
якынлаша: бүгенге көндә җәмәгать транспорты тукталыш зоналары һәм җир асты
кичүенә төшүләр үзгәрә, алар бердәм визуаль үтеп керә торган комплекска
берләштереләчәк. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Башкарма комитет җитәкчесе
урынбасары Игорь Куляжев хәбәр итте.
Объектның
мәйданы 1,1 гектар тәшкил итә, анда иске җәяүлеләр япмалары алыштырылган,
кечкенә архитектура формалары – эскәмияләр, өстәлләр урнаштырылган, язын
кояштан саклаучы зонтлар монтажланачак. Алты меңгә якын куак һәм хуш исле
үләннәр утыртыла, агачлардан чыршы, юкә, миләш, сирень һәм татар өрәңгесе
барлыкка килә.
«Шулай
ук Николай Ершов урамы буенча урнашкан мәйданнан Карл Маркс һәм Горький
урамнары киселешенә кадәр велосипед- җәяүле маршрутын төзү буенча эшләр
башкарылды, аның буенча урам яктырту баганалары алыштырылды», – дип өстәде
Игорь Куляжев.
Моннан
тыш Мәскәү районында Серов бульварын төзекләндерү эшләрен киләсе елда ук
тәмамларга планлаштыралар. «Киләсе елга без Серов бульвары төзелешен тәмамларга
ниятлибез. Биредә җирдә генә түгел, ә аның астында зур күләмдә –
коммуникацияләр, яңгыр канализациясе эшләнә», – дип ассызыклады Илсур Метшин.
Җәй
көне Кремль дамбасы буйлап велосипедта йөрү маршруты ачылды. Аның озынлыгы –
1,9 км, велосипед юлының киңлеге – 2,5 м, ә җәяүлеләр өчен 3,5 м тәшкил итә.
Участокта агачлар утыртыла, эскәмияләр урнаштырыла, маршрут буенча парк
инфраструктурасы урнашкан. Проект «Казансуны үстерү стратегиясе»н гамәлгә
ашыруның мөһим өлеше булып тора, аның кысаларында «Зәңгәр күлләрдән Иделгә
кадәр» 42 километрлы веломаршрут булдыру күздә тотыла.
Шулай
ук быел Казан-2 станциясе тимер юл вокзалы каршындагы скверда стела ачылды.
«Казан – Хезмәт батырлыгы шәһәре» истәлекле композициясе 26 метр биеклектәге
стеладан гыйбарәт, ул сигез катлы йорт белән чагыштырырлык, тугыз һәм 13 метрлы
ике пилон белән уратып алынган. Аларда Бөек Ватан сугышы вакытында тыл
хезмәтчәннәренең батырлыгы турында тарихи материаллар чагылдырылган.
16
гектардан артык мәйданлы «Светлая долина» паркы тагын бер ачыш булды.
Төзекләндерү эшләре Нокса елгасының уң ярында – «Лето» торак комплексыннан
«Весна» торак комплексына кадәр алып барылды. Хәзер территориядә барбекю,
воркаут һәм памп-трек өчен зона, мастер-класслар үткәрү һәм кафелар өчен ял итү
үзәге, балалар мәйданчыгы һәм этләр йөртү өчен мәйданчык бар. Бөтен маршрут
буенча эскәмияләр һәм пуфлар белән ял итү зоналары ясалган. Шулай ук 9 гектарга
якын газон чәчелгән, 1,5 мең агач һәм 1,3 мең куак утыртылган.
Бишбалта
бистәсендәге «Балыкчы бакчасы» тарихи паркында теннис корты, баскетбол һәм
волейбол өчен мәйданчык ясалган, шулай ук чаралар үткәрү өчен вакыйгалар зонасы
барлыкка килгән, кунаклар өчен бәдрәф биналары белән павильон
урнаштырылган. Ата-аналар теләге буенча балалар мәйданчыгында өстәмә эскәмияләр
монтажланган. Территорияне яшелләндерүгә аерым игътибар бирелгән – 222 агач һәм
2277 куак утыртылган.
Юныс
мәйданында бакчалар торгызылган. Ул дүрт скверга бүленә: Мәхәббәт бакчасы,
Мәйдан бакчасы, Бию бакчасы һәм Сагыш бакчасы. Озак вакыт мәйдан бердәм
иҗтимагый киңлек буларак кабул ителмәде. Ләкин ике ел эчендә 5 меңгә якын
күпьеллык чәчәк атучы куаклар һәм үләннәр утыртылган, халык иминлеге өчен урам
яктырту элементлары – фонарьлар, яктырткычлар һәм парк гирляндалары
урнаштырылган. Шулай ук Иске Татар стилендәге архитектура формалары
монтажланган.
Моннан
тыш, быел төзекләндерү Авиатөзелеш районының Зур Зәңгәр күл территориясенә
кагылды. Участокта җәяү йөрү һәм урман терапиясе өчен маршрутлар булдырылган,
ул сулыш гимнастикасы һәм медитация элементларын үз эченә ала. Тукталыш
урыннарында маршрут картасы һәм урман терапиясе тасвирламасы, шулай ук ял итү
өчен эскәмияләр белән навигация урнаштырылган.