(Казан шәһәре KZN.RU, 13 нче сентябрь, Диана Жиленкова). Яңа уку елына Казанның азык-төлек һәм социаль туклану департаменты 19 мәктәптә ашханәләрне реконструкцияләгән. Аларның берсендә – РФ Герое майор С.А.Ашихмин исемендәге 130 нчы мәктәптә – шәһәр Мэры Илсур Метшин булды.
Химиклар урамындагы уку йорты ике корпуска бүленгән, алар 1972 һәм 1988 елларда төзелгән. Бүгенге көндә биредә 1,1 меңнән артык бала белем ала. Мәктәптә 50 дән артык укытучы укыта.
2021 елда Химиклар урамы, 55 адресы буенча урнашкан корпуста ашханә ремонтланды. Ә быел эшләр 41а номерлы бинага кагылды. Гомуми мәйданы 340,6 кв.м тәшкил итә, шул исәптән 169,8 кв.м – ашханә һәм 170,8 кв.м – азык-төлек блогы. Биналарда вентиляция, су һәм канализация, электр белән тәэмин итү системалары алыштырылган, тәрәзәләр, стена һәм идән плиткалары, түшәм япмалары яңартылган, шулай ук түбә ремонтланган.
Яңа җиһазлар сатып алынган: мармит, яшелчә турау машинасы, электроплита, пароконвектомат, үлчәүләр һ.б. Өстәмә рәвештә мебель китерелгән, ә стеналар элмә такталар, плакатлар, мәгълүмат стендлары һәм кашполар белән бизәлгән. Утыру урыннары саны дүрткә артып, 214 кә җиткән.
Илсур Метшин пешекчеләр белән аралашты һәм бүген мәктәп укучыларына нинди меню тәкъдим ителгәнлеге белән кызыксынды. Казанның азык-төлек һәм социаль туклану департаменты директоры Рима Мөхәммәтшина сөйләвенчә, ашханәдә югары сыйныф укучылары ашый, һәм алар үзләренә ошаган ризык сайлый ала. Аларга ит, балык, кош ите һәм төрле гарнирлар тәкъдим ителә.
Шулай ук «Салат-бар» дигән яңа система кулланыла. Аның ярдәмендә укучылар яшелчә салатлары өчен ингредиентларны үзләре сайлый ала. Балалар үзләре яраткан продуктларны кулланалар һәм ризыклардагы аллергия барлыкка китерә торганнардан баш тарта. Яшелчәләр һәм өстәмә ингредиентлар ассортименты даими яңартыла.
Мэр белән бергә яңартылган ашханәне Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы Сергей Миронов һәм Башкарма комитетның Мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов карады.
Киләсе уку елында Казанның азык-төлек һәм социаль туклану департаменты 170 мең укучыны ашатачак – узган ел белән чагыштырганда 10 меңгә күбрәк. Алар өчен мәктәп рестораннары форматында 169 ашханә эшләячәк, ә бу аларның гомуми санының 90% ы. Дүрт мәктәп ачылу нәтиҗәсендә утырту урыннары саны 2880 гә артты.
Татарстан башкаласының мәктәп ашханәләрен яңарту киләсе елда тәмамланачак. Соңгы биш елда 132 азык-төлек блогында ремонт үткәрелгән, бу мәктәп ашханәләрендә утыру урыннарын 4,2 меңгә арттырырга мөмкинлек биргән. Программа 2006 елдан бирле гамәлгә ашырыла.