(Казан шәһәре KZN.RU, 12 нче сентябрь). Казан Мэры Илсур Метшин Владивостокта 10-13 нче сентябрьдә уза торган VIII Көнчыгыш икътисадый форумында катнаша. Бу вакыйга 50 дән артык илдән 7 меңгә якын кешене берләштерер дип көтелә. Форумда Татарстан делегациясен республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкләде.
Быелгы форумның темасы – «Хезмәттәшлек, тынычлык һәм чәчәк ату юлында». Россия һәм глобаль көн тәртибенең актуаль мәсьәләләре буенча барлыгы 90 нан артык чара планлаштырылган. Әйтик, бу минутларда Россия Президенты Владимир Путин катнашында пленар утырыш уза.
Ерак Көнчыгыш федераль университеты павильонында Татарстан стенды оештырылды, анда республиканың инвестицион потенциалы һәм җирле компанияләр тәкъдим ителде, дип хәбәр итә ТР Рәисе сайтында.
Исегезгә төшерәбез, Көнчыгыш икътисадый форумы Владимир Путин указы белән 2015 елда Ерак Көнчыгыш икътисадын үстерү һәм Азия-Тыныч океан төбәгендә Халыкара хезмәттәшлекне киңәйтү өчен оештырылды. Узган ел Көнчыгыш икътисадый форумда 68 илдән 7 меңнән артык кеше, 700 компаниядән 1700 гә якын бизнес вәкиле катнашты.
Төп программа кысаларында 100 дән артык чара узды һәм 70 тән артыгы – тематик мәйданчыкларда оештырылды. Сессияләр, бизнес-диалоглар һәм түгәрәк өстәлләр форматында узган чаралар эшендә 750 дән артык спикер һәм модератор катнашты. Узган ел инвестиция кертемнәре турында рекордлы санда килешүләр, шулай ук 3 трлн 272 млрд сумлык меморандумнар һәм ниятләр турында килешүләр имзаланды.
Фоторепортаж
Видеорепортаж