«Казан укучылары искиткеч нәтиҗә күрсәттеләр. Мин чын күңелдән балаларны да, аларны җиңүгә әзерләгән остазларны да, ата-аналарны да котларга телим. Егетләр кайтуга, якын арада, без моны шәхсән эшләячәкбез дип уйлыйм», – диде Мэр бүген эшлекле дүшәмбедә.
XXV Халыкара информатика олимпиадасы Венгриядә 28 нче августтан 4 нче сентябрьгә кадәр узды, анда дөньяның 87 иле вәкилләре катнашты. Россия җыелма командасы барлыгы дүрт алтын медаль яулады, җиңүчеләр арасында Мәскәүдән ике мәктәп укучысы да бар.