(Казан
шәһәре KZN.RU, 9 нчы август, Диана Жиленкова). Казанның «Татнефть Арена»сында
өч тапкыр дөнья чемпионы һәм биш тапкыр Гагарин Кубогын яулаучы Данис
Зариповның хушлашу матчы узды. Бозга Казан Мэры Илсур Метшин һәм дөнья хоккее
йолдызлары – Александр Овечкин, Павел Дацюк, Алексей Морозов, Илья
Ковальчук һәм башкалар чыкты.
Уен башланыр алдыннан Данис Зарипов
үз гаиләсе – әнисе, хатыны һәм уллары белән бергә җанатарларны сәламләде.
«Минем карьерамның тәмамлану
көне дә килеп җитте. Бүген безнең боз ишегалды трибуналарының тулы булуына мин
бик шат. Карьерам дәвамында безнең уеннарга тулы трибуналар җыелганда нык сөенә
идем», – диде ул.
Легенданы Россия Хоккей федерациясе
президенты Владислав Третьяк, Татарстан Хоккей федерациясе президенты Наил
Маганов, Татарстан Республикасы спорт министры Владимир Леонов һәм Казан Мэры
Илсур Метшин котладылар.
«Бик дулкынландыргыч чара.
Әлеге диварларда без сезнең белән бергә «Ак Барс»ның җиңүләрен дә, җиңелүләрен
дә кичердек. Барлык теләүчеләрне сыйдыра алырлык һәм сиңа рәхмәт сүзләре әйтә
алырлык Казанда да, Татарстанда да, Россиядә дә башка стадион юк», –
диде Илсур Метшин.
«Казанда үз дан залы бар, бу
– Мактау китабы, без анда шәһәрне данлаган һәм аның тарихына зур өлеш керткән
кешеләрне кертәбез, - дип дәвам итте Мэр. – Минем өчен башкала халкы,
җанатарлар исеменнән сиңа дан залында, Казанның Почет китабында булу хокукын
тапшыру зур дәрәҗә. Рәхмәт, Данис!».
Тантанада һөҗүмче байрагын
күтәрделәр. «Ак Барс» хоккей клубы тарихында беренче тапкыр Данис Зарипов чыгыш
ясаган 25 нче номерлы уен әйләнештән чыгарылды. Хәзер бу номер клуб
системасында уенчылар өчен кулланылмаячак.
Хушлашу матчы 20 минутлык ике
период форматында уздырылды. Бозда «Россия җыелмасы» һәм «Ак Барс» очрашты.
«Аклар» өчен Артур Зарипов, Марат Зарипов, Александр Семин, Илсур Метшин,
Александр Овечкин, Василий Кошечкин уйнады. «Яшелләр» командасы исеменнән
Евгений Медведев, Виталий Прошкин, Сергей Зиновьев, Алексей Морозов, Эмиль
Гарипов чыгыш ясады. Беренче периодта Данис Зарипов «яшелләр» өчен уйнады,
икенче периодта – «аклар» өчен.
Уенда исәпне «яшелләр» ачты –
Алексей Чукин тапшыруыннан шайбаны Григорий Шәфигуллин кертте. Аннары исәпне
«аклар» тигезләде, Сергей Мозякин һәм Павел Дацюк тапшыруыннан Илья Ковальчук
гол кертте.
«Аклар» Илья Вольфсон һәм Александр
Радулов ярдәмендә алга чыкты, тапшыруны Евгений Кузнецов ясады.
Василий Кошечкин тапшыруыннан
«яшелләр» артта калуын Алексей Чукин киметте, әмма соңыннан «аклар» файдасына
алканы Илья Ковальчук һәм Виктор Калачик тапшыруларыннан Павел Дацюк кертте.
«Яшелләр» Альберт Вишняков (Евгений
Медведев һәм Кирилл Петров тапшыруларыннан), Сергей Зиновьев (Алексей Морозов
тапшыруыннан) һәм Александр Свитов (Марат Вәлиуллин тапшыруыннан) голлары
ярдәмендә кабат алга чыкты. Буллитны Данис Зарипов башкарды. Шулай итеп,
беренче период «яшелләр» файдасына 6:4 исәбе белән тәмамланды.
Икенче периодда «яшелләр»
өстенлеген Алексей Морозов көчәйтте (Евгений Медведев һәм Сергей Зиновьев
тапшырулары белән).
Аннары буллитны яңадан Данис
Зарипов башкарды, ләкин инде «аклар» өчен чыгыш ясаганда. Аның командасының
артта калуын Артур Зарипов тапшыруыннан Сергей Мозякин киметте. Илсур Метшин
исәпне тигезләде. Аннары Александр Радулов тапшыруыннан «аклар»ны Евгений
Кузнецов алга чыгарды.
«Яшелләр» Дмитрий Обухов ярдәмендә
көндәшләрен куып җитә алдылар. Әмма «аклар» Сергей Мозякин һәм Александр
Овечкин ярдәмендә өстенлекне яңадан яулады. Тагын бер алканы Александр Семин
һәм Данис Зарипов тапшыруларыннан Илсур Метшин кертте.
Алексей Морозов тапшыруыннан
«яшелләр» файдасына алканы Марат Вәлиуллин кертте. Финал голы Артур Зарипов
тапшыруыннан Данис Зариповка калды.
Шулай итеп, хушлашу матчы «аклар»
файдасына 12:9 исәбе белән тәмамланды.