(Казан шәһәре KZN.RU, 3 нче август, Диана Жиленкова). Октябрьдә, Юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көненә, Казанда Вознесение трактының беренче участогы буенча, Гвардия урамыннан Җиңү проспектына кадәр хәрәкәт ачылачак. Хәзерге вакытта төзелеш эшләре 94% ка тәмамланган. Нәтиҗәләрне бүген матбугат туры барышында журналистлар бәяләде – алар белән бергә яңа юл буенча шәһәр Мэры Илсур Метшин да узды.
Тормыш юлы: светофорсыз хәрәкәт, тавыштан саклаучы экраннар һәм велосипед юлы
11,3 км озынлыктагы Вознесение тракты төзелеше 2021 елның җәендә башланды. Ул Әмәт магистраленнән Җиңү проспектына кадәр сузылачак һәм М-7 федераль трассасына чыгачак. Магистраль Мамадыш трактын бушатачак һәм якындагы торак микрорайоннардан трафикны үз өстенә алачак. Эшләрнең заказчысы булып «Главтатдортранс» ГКУ, генподрядчысы «Волга-Автодор» ҖЧҖ тора.
«Ике ел элек без сезнең белән шул ук урында Вознесение тракты төзелеше перспективасын бәяләдек, – дип искәртте журналистларга шәһәр башлыгы. - Ул вакытта әле нинди юл булачагы турында хыяллана гына идек. Бүгенге көнгә кадәр монда бары тик төзүчеләр генә йөри алды. Һәм менә бүген мин сезне, беренче булып, Вознесение трактының яңа дүрт километрлы өлешендә йөрергә һәм нәтиҗәләрне бергәләп бәяләргә чакырам.
Беренче участокта көн саен 155 эшче һәм 97 берәмлек махсус техника эшли. ТР башкаласы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев сөйләвенчә, беренче участокның озынлыгы 3,8 км, исәпләнгән хәрәкәт тизлеге 70 км/сәг. Автомобильчеләргә ике якка да киңлеге 3,5 м булган өч полоса булачак. Ә җәмәгать транспорты өчен 4 метрлы полоса каралган.
Участокта Җиңү проспекты һәм Гвардия урамы районында ике юл үткәргеч һәм Гадел Кутуй, Родина һәм Жиһанов урамнарында өч җир асты кичүе төзелгән. Аларда монолит эшләр тәмамланган, хәзер эчке һәм тышкы яктан бизәү эшләре алып барыла. 470 яктырту терәкләре урнаштырылган, 5 мең 927 агач һәм 2 мең 230 куак утыртылган. Эшчеләргә юлның өске катламнарын җәеп, билгеләр куярга, тамгалар төшерергә, шулай ук 985 метр озынлыктагы тавыштан саклаучы экраннар урнаштырырга кирәк.
«Юл светофор объектларыннан башка өзлексез хәрәкәт итүне күздә тота, юл чатында борылыш элмәкләре яки юл үткәргечләр булачак. Җәяүлеләр өчен киңлеге 4,5 м булган тротуар һәм өстәмә рәвештә 2,5 м булган велосипед юлы каралган. Велосипед транспорты һәм сәламәт яшәү рәвеше яратучылар хәленә керәбез. Шуңа күрә хәзер төзелеш вакытында без алдан ук проектта велосипед юлларын карыйбыз», - дип билгеләп үтте Игорь Куляжев.
Аның сүзләренчә, Вознесение трактына тоташкан квартал эчендәге һәм квартал ара юллар да каралган. Шул ук вакытта аларның озынлыгы беренче участоктан да (3,8 км) артык – 4,2 км. Бу да транспорт агымын бушатырга мөмкинлек бирәчәк.
Төзелеш вакытында шәһәр халкының уңайлылыгы өчен алты участокта Вознесение трактының Гвардия урамы, Җиңү проспекты һ.б. белән кисешкән урыннарда 1,7 км озынлыктагы вакытлыча урау юллар төзелә.
Сәнәгать зонасын реновацияләү һәм яңартылган микрорайон – Вознесение тракты төзелеше нәрсәгә китерәчәк?
Вознесение трактының 7,5 км озынлыктагы икенче участогы Җиңү проспектыннан М-7 гә кадәр узачак. Бүгенге көндә биредә мәйданчык әзерләнә, ике җир асты юлы, Нокса елгасы аша күпер, трассага тоташкан юл чишелеше төзелә. Зәкиев һәм Минск урамнарында җир өсте җәяүлеләр үтүләре каралган. Фучик (305 м) һәм М-7 (750 м) урамнарында вакытлыча урау юллар тәэмин ителгән. Объектта 91 эшче эшли, 232 берәмлек махсус техника җәлеп ителгән. Эшләр 27% ка башкарылган.
«Быел икенче этап буенча Фучик урамындагы юл үткәргечне реконструкцияләүгә финанслау бүлеп бирелде һәм инде 30 нчы августта без аның буенча югары хәрәкәт ачачакбыз. Икенче момент – М-7 федераль трассасына тоташу. Анда да шундый юл үткәргеч төзелә», - дип аңлатты Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары.
Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, Вознесение тракты Казанның бишенче очыш магистрале булачак, анда светофорлар юк һәм юл тукталышсыз. Шулай итеп, 15-20 минут эчендә шәһәр халкы һәм кунаклары үзәктән М-7 трассасына кадәр барып җитә алачак. Яшелләндерү мәсьәләсе дә игътибарсыз калмады – Вознесение тракты буйлап алты мең зур агач утыртачаклар һәм сөзәклекләрне төзекләндерәчәкләр.
«Казанның Генераль планы буенча бу юл 50 ел элек каралган иде, - дип дәвам итте шәһәр башлыгы. - Проект кичә Казанда күзәтелгән автомобильләшүне исәпкә алып кирәк иде. Чөнки бәби-бумнан тыш бу транспорт бумы да. Бу тормыш юлы, ул һава кебек кирәк».
Мэр сүзләренчә, Вознесение тракты төзелеше шулай ук Родина, Даурия һәм башка урамнар районында сәнәгать һәм «депрессия» зонасын реновацияләүгә этәргеч булачак. Элек бу акланган булган, чөнки территория шәһәр читендәге дип саналган, әмма бүген ул инде үзәк, дип ассызыклады шәһәр башлыгы. Бу үзгәртелгән микрорайон булачак, анда торактан тыш алты мәктәп, 20 мәктәпкәчә учреждение, скверлар, парклар, спорт һәм медицина учреждениеләре барлыкка киләчәк.
«Димәк, бөтен инфраструктура параллель төзеләчәк. Икенче участокта эшләр тулы көченә бара, шуңа күрә Вознесение тракты буенча М-7 федераль трассасына кадәр хәрәкәт тулысынча ачылу таулар артында түгел. Тагын ярты гасыр бу юлда проблемасыз йөрү өчен 50 ел хыялланганча эшлибез», - диде Илсур Метшин.