(Казан шәһәре KZN.RU, 13 нче июль, Диана
Жиленкова). Казанда Назарбаев урамындагы күперне капиталь ремонтлауны бер айга
иртәрәк – октябрьгә тәмамларга планлаштыралар, бу инде эшләрнең икенче
кыскартылышы булды. Көн саен объектта, эшнең күплегенә карап, 20 дән 40 ка
кадәр кадәр кеше һәм 5-10 берәмлек техника хезмәт куя. Капиталь ремонт барышын
шәһәр Мэры Илсур Метшин тикшереп кайтты.
«Кабан
күле аша уза торган күпер – безнең шәһәр үзәгендәге иң мөһим транспорт
артерияләренең берсе. Белгечләр, бәхеткә, терәкләрдә тишекләрне вакытында
ачыкладылар, төзүчеләр яңасын төзи башлады», – диде шәһәр башлыгы.
Объектны
тикшерү 2019 елда үткәрелгән: ул вакытта белгечләр күпернең авария хәлен
билгеләгәннәр. Шуннан соң авыр техника хәрәкәтенә чикләү кертелә. Узган ел
эшчеләр җәяүлеләр өлешен сүтә һәм электр белән тәэмин итү челтәрләрен үзгәртеп
корырга керештеләр. Әмма эш барышында туфракның утыруы аркасында күпер
конструкциясенең куркыныч деформациясе ачыклана. Сентябрь ахырында объект
тулысынча хәрәкәт өчен ябылды.
Илсур
Метшин билгеләп үткәнчә, контракт буенча эшләрне 2024 елда тәмамларга
планлаштыралар, әмма төзүчеләр ярдәмендә бу елның октябрендә үк файдалануга
тапшыру көтелә.
«Вишневскийдан
төшкәч, тар җиргә килеп эләгәләр. Бүгенге көндә күпер сигез полосага кадәр
киңәйтелә, бу транспорт агымын бушатырга мөмкинлек бирәчәк һәм октябрьдә без
барыбыз да шәһәр үзәгендәге транспорт хәлен яхшыртачак яңа, матур, куркынычсыз
күперне күрербез дип өметләнәм», – дип нәтиҗә ясады Мэр.
«Инде
төп эшләрне башкардылар: бораулап кертелә торган субайлар сугылды, күпер
терәкләре нигезе һәм терәкләрнең үзләре куелды, балкалар салынды.
Димәк, бетон күпер инде җыелган дип әйтергә була. Аларны бер-берсенә
тоташтырырга, монолитларга, өстә тигезләүче бетон салырга, күпергә тоташуның юл
өлешен җыярга һәм инде төзекләндерүне башкарырга кирәк булачак», – дип сөйләде
«Күперләр һәм юллар» подрядчы оешмасы директоры урынбасары Руслан Хәкимов.
Аның
сүзләренчә, башкарылган эшләрнең төренә карап, объектта тәүлек әйләнәсе һәм
чиратлап 20-40 кеше эшли, 5-10 берәмлек техника җәлеп ителгән. Эшләр
тәмамлангач, күпернең сөзәк урыннары өстәмә яшелләндереләчәк.
Күпернең
терәкләрен төзү өчен барлыгы 277,6 тонна арматура, 2395 кубометр бетон
кулланылган. Төзелеш эшләрендә 31 686 кубометр ком кулланылган. Юл һәм
тротуарлар өчен 9 745 тонна асфальт-бетон салыначак.
Капиталь
ремонт тәмамлангач, күпер буенча хәрәкәтнең исәпләнгән тизлеге 70 км/сәг тәшкил
итәчәк, юлның киңлеге – 32,5 м, пролет төзелешенең озынлыгы – 18 м. Күчәргә
йөкләнеш 15 тоннадан 25 тоннага кадәр артачак. Ике якта да киңлеге 3 м булган тротуарлар
һәм бер якта киңлеге 2 м булган велосипед юлы урнаштырылачак.
Исегезгә
төшерәбез, машина йөртүчеләрнең һәм пассажирларның вакытларын югалтуларын
киметү өчен, ТР башкаласы Башкарма комитетының Транспорт комитеты шәһәрнең
Дәүләт автоинспекциясе белән берлектә урау юллар схемасын килештерде, шул исәптән җәмәгать транспорты өчен дә.
Күчмә
киңәшмәдә шулай ук Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев
һәм Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Альберт Салихов
катнашты.