(Казан
шәһәре KZN.RU, 28 нче июнь). Рөстәм Миңнеханов һәм
Казан Мэры Илсур Метшин Корбан бәйрәме уңаеннан бәйрәм намазында катнаштылар.
Гыйбадәт «Габдерәхим Утыз-Имәни исемендәге Ал Таң» мәчетендә узды, ул 1,1
мең мәхәллә әгъзасын сыйдыра ала.
Татарстан
мөфтие Камил Сәмигуллин үзенең вәгазендә Корбан бәйрәменең барлыкка килү
тарихы, бәйрәмнең әхлакый һәм рухи мәгънәсе турында сөйләде. Ул мөселманнарны
бер-берсенә ихтирам күрсәтергә чакырды.
Мәчет
ТР башкаласының Идел буе районында Дубравная урамы, 2в адресы буенча урнашкан.
Төзелеш 2018 елда башланган, Татарстан мөфтиятенә мондый тәкъдим беренче тапкыр
2016 елда инициатив төркемнән һәм Казан эшмәкәрләреннән килгән.
2,4
мең кв.м мәйданлы мәчет ике каттан һәм подвалдан тора, дип хәбәр иттеләр ТР
мөселманнары Диния нәзарәтендә. Беренче катта 500 кешегә исәпләнгән төп намаз
залы, ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен гардероб бүлмәсе, имам кабинеты, ярдәмче
бүлмә урнашкан. Икенче катта – 250 кешегә исәпләнгән хатын-кызлар намаз залы,
якшәмбе мәктәбе өчен уку сыйныфлары, китапханә, мәҗлесләр үткәрү өчен тантана
залы, имамнар өчен кабинет. Подвал катында резерв намаз залы, ашханә, мәҗлесләр
үткәрү өчен кечкенә зал, ир-атлар һәм хатын-кызлар бәдрәфләре бар.
Биредә
халыкның аз хәрәкәтләнүче төркемнәре өчен шартлар каралган, дип билгеләп
үттеләр Республика Рәисенең матбугат хезмәтендә.