(Казан шәһәре KZN.RU, 23 нче июнь, Диана
Жиленкова). Бүген Казаннан «Хезмәт батырлыгы шәһәре» стеласыннан 96 тонна
авырлыктагы гуманитар йөкнең тугызынчы партиясен Лисичанск һәм Рубежное
шәһәрләренә җибәрделәр. Зыян күргән торак пунктларда яшәүчеләр азык-төлек,
төзелеш материаллары һәм башка кирәк булган әйберләр алачак. Төньяк вокзалдан
биш фурадан торган гуманитар колоннаны җибәрүне ТР башкаласы Мэры Илсур Метшин
тикшереп кайтты.
«Казан
халкы исеменнән чираттагы гуманитар поездны Лисичанск һәм Рубежноега җибәрәбез.
Биш фурада бик күп төрле төзелеш материаллары бар. Әгәр беренче гуманитар
поездлар нигездә азык-төлек продуктларыннан торса, хәзер без күбрәк төзелеш
материаллары һәм хуҗалыкны торгызу өчен кирәкле булган әйберләрне җибәрәбез.
Биш фурада 100 тоннага якын йөк, ә гуманитар ярдәм җыю башланганнан бирле
казанлылар Лисичанскига, ә хәзер инде Рубежноега 1 мең тоннадан артык йөк җыеп
җибәрделәр», – дип ассызыклады шәһәр башлыгы.
Мәсәлән,
500 метр озынлыктагы 40 тонна торба шәһәрнең су артерияләрен торгызуда һәм
төзелештә ярдәм итәчәк, күперләр һәм юл үткәргечләр нигезләре өчен металл
конструкция элементы булып тора. Гуманитар ярдәм җыюга «ЖИК Казани» компанияләр
төркеме, «Отель Ривьера» ҖЧҖ, «АйСиЭл – КПО ВС» АҖ, «Казан-Восток-Сервис» ҖЧҖ,
«Стройимпекс» ҖЧҖ үз өлешләрен керттеләр.
Төзелеш
эшләрен башкару өчен шулай ук 40 тонна агач материаллары, шул исәптән
стропилалар, такталар һәм обрешеткалар җибәреләчәк. Тагын 16 тонна гуманитар
йөккә азык-төлек (ит консервалары, сгущенка, ярмалар), махсус кием һәм
коммуникацияләр үткәрү өчен комплектлаучы әйберләр керә.
Предприятиеләрдән
тыш, ТР башкаласында яшәүчеләр дә үз өлешләрен кертә. Битараф булмаган
шәһәрлеләр «Игелекле Казан» автоном коммерцияле булмаган оешмасы логотибы белән
билгеләнгән яшүсмерләр клубларында һәм спорт объектларында урнашкан гуманитар
ярдәм җыю пунктларына беренче кирәкле әйберләр алып киләләр. Аларның тулы
исемлеге белән KZN.RU порталындагы махсус бүлектә танышырга мөмкин.
«Шәһәр
халкы, алдан шалтыратып, нинди әйберләр кирәклеген сорый, хәзер көнкүреш
химиясе сорала. Төзелеш материалларына ихтыяҗ бик зур. Эчке кием, оекбаш, юеш
сөлгеләр һаман да кирәк. Соңгы вакытта шәһәр халкы еш кына дини атрибутика
китерә башлады», – дип уртаклашты «Игелекле Казан» автоном коммерцияле булмаган
оешмасы җитәкчесе Татьяна Мерзлякова.
Аның
сүзләренчә, еш кына пенсионерлар Лисичанск халкына үз теләкләрен җиткергән
хатлар белән киләләр. Моңа кадәр хатларны Казан укучылары да җибәргән иде,
хәзер алар җәйге каникулларда.
Элегрәк
Казан Мэры карары буенча бөтен шәһәр буенча җыю пунктлары ачылган иде, анда 30
га якын ирекле хезмәткәрләр битараф булмаган казанлылардан һәм эшмәкәрләрдән
азык-төлек, әйберләр, төзелеш материаллары кабул итә. Горький шоссесы, 53а
адресы буенча буенча урнашкан склад йөкләрне җыю, комплектлау һәм
формалаштыруның төп ноктасы булып тора.
Гуманитар
колоннаны җибәргәнче, шәһәр башлыгы зур йөк машиналары йөртүчеләре белән
аралашты. Аларның берсе, Наил Латыйпов, ярдәм җыя башлаганнан бирле ташу
эшләрендә катнаша икән. Аның сүзләренчә, һәр фураны ТР Премьер-министры
урынбасары Евгений Варакин каршы ала. «Хәерле юл сезгә һәм исән-сау кайтырга
насыйп булсын! Варакинга да, шәһәр халкына да сәламнәребезне җиткерегез!» – дип
җиткерде Мэр.
Казанда
гуманитар ярдәмне үзәкләштерелгән җыю узган елның көзеннән алып барыла. Беренче
партия Лисичанскига ноябрьдә җибәрелде.
Ел
башыннан бирле дүртенче 90 тонна авырлыктагы гуманитар йөк партиясе Татарстан
башкаласыннан май аенда китте. Лисичанск өчен азык-төлек, медикаментлар, шәхси гигиена
чаралары һәм төзелеш материалларыннан тыш, ветераннар өчен Җиңү көненә
бүләкләр һәм җирле халык соравы буенча утырту өчен орлыклар җыелган. Ә
мобилизацияләнгән казанлылар өчен махсус йөк – тепловизорлар, төнлә күрү
приборлары, квадрокоптерлар, рацияләр, прицеллар, кронштейннар һәм башка махсус
җиһазлар әзерләнгән.