(Казан шәһәре KZN.RU, 1 нче июнь).
Казанда тегү остаханәсе һәм коворкинг белән «Барысы да балалар өчен» инклюзив
үзәге ачылды. Ул үзәктә эшли алырлык үзенчәлекле балаларның әниләрен
берләштерәчәк, балаларны белгечләр күзәтүе астында калдырачаклар. Бүген Татарстан
Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Казан Мэры Илсур Метшин яңа мәйданда
булып кайттылар.
437,94
кв.м мәйданлы үзәк Себер тракты, 28 адресы буенча урнашкан. Ремонтланган бина
элек тегү остаханәсе урнашкан урыннан биш тапкыр зуррак. Шуның аркасында
биредә цехтан тыш коворкинг, уен бүлмәсе һәм консультацияләр өчен кабинет
булдырылды, дип сөйләде социаль проект авторы, Казан шәһәр Думасы депутаты
Далия Гайнанова.
ТР
Рәисе цехта булды, биредә 12 тегү өстәле урнаштырылган – монда сәламәтлек
үзенчәлекләре булган кешеләр өчен кием тегәчәкләр. Әниләр эшләгәндә, балалар
уен бүлмәсендә чакырылган белгечләр белән шөгыльләнә алачак. Моннан тыш,
коворкингта очрашулар, мастер-класслар, кино күрсәтүләр, йога дәресләре, шулай
ук психологик консультацияләр үткәрү планлаштырыла.
Бинаны
ремонтлаудан тыш, территорияне дә төзекләндергәннәр – үзәк янында урналар белән
эскәмияләр урнаштырылган, керү юллары җиһазландырылган. Аз хәрәкәтләнүче
казанлыларга уңайлы булсын өчен керү төркеме персоналны чакыру төймәсе булган
пандуслар белән җиһазландырылган.
ТР
Рәисен ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры
Эльмира Зарипова, ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, ТРда Бала
хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец озата йөрде.
Исегезгә
төшерәбез, март аенда ремонт эшләренең барышын Илсур Метшин тикшереп кайткан иде. Ул билгеләп үткәнчә, мондый үзәк шәһәрдә
күптән кирәк булган, моның турында үзенчәлекле балаларның әти-әниләре күп
тапкырлар сораган.