(Казан
шәһәре KZN.RU, 1 нче июнь). Дәрвишләр бистәсендәге
«Ракета» стадионында яшь футболчыларның «Күн туп» бөтенроссия ярышларының финал
шәһәр этабы старт алды. Спорт мәйданчыгында Рөстәм Миңнеханов һәм Казан Мэры
Илсур Метшин булып кайтты.
ТР
Рәисе спортчыларны һәм тамашачыларны сәламләде. «Республикада спортны үстерүгә
һәрвакыт аерым игътибар бирелә. Бу яшьләр – республикабызның киләчәге. Футбол
бездә күтәрелештә – безнең «Рубин» Премьер-лигага кайтты. Барысына да уңышлар
телим», – диде ул.
Казан
Мэры билгеләп үткәнчә, Дәрвишләр бистәсе бай традицияләре, искиткеч тарихы һәм
тырыш халкы белән дан тота. «Бүген без «Күн туп» турнирында катнашабыз. Шәһәр
этабында гына да 4 мең яшь футболчы җыелды», – дип уртаклашты Илсур Метшин.
Турнирның
финал этабы ачылышы кысаларында конкурслар, интерактив уеннар, ярышларда
катнашучылар һәм аларның җанатарлары өчен бүләкләр белән күңел ачу программасы
әзерләнгән иде. Яшь футболчылар шулай ук Казанның атаклы футбол ветераннары
белән танышырга, аралашырга һәм «Рубин» футбол клубы уенчыларының тәҗрибәсен
үзләштерергә мөмкинлек алдылар.
«Ракета»
спорт комплексының гомуми мәйданы – 35,5 мең кв.м артык, аның куәте 5 мең кеше
тәшкил итә. Ул үз эченә футбол кырын, хоккей тартмасын, баскетбол мәйданчыгын,
трибуна асты бинасын һ.б. ала.
«Күн
туп» бөтенроссия яшь футболчылар ярышлары Казанның футбол стадионнарында май
аенда старт алды һәм 5 нче июньгә кадәр дәвам итәчәк. Һәр район финалга чыга
торган иң яхшы команданы билгели. Турнир өч яшь категориясен үз эченә ала:
2008-2009, 2010-2011 һәм 2012-2013 елгылар.
Шулай
ук Рөстәм Миңнеханов һәм Илсур Метшин стадион каршында урнашкан яңа мунча
комплексын карадылар, дип хәбәр итә ТР Рәисе матбугат хезмәте.