(Казан шәһәре KZN.RU, 1 нче июнь).
Казанның Дәрвишләр бистәсендә 6 нчы балалар поликлиникасы филиалы төзелеше
тәмамланды. Яңа медицина учреждениесе сменасына 180 кешегә исәпләнгән һәм
заманча җиһазлар белән җиһазландырылган. Бүген поликлиниканы ТР Рәисе Рөстәм
Миңнеханов һәм Казан Мэры Илсур Метшин карап кайтты.
6
нчы поликлиника филиалының дүрт катлы бинасы 6,4 мең кв.м мәйданны били.
Медицина учреждениесенең зурлыгы заманча амбулатория өчен кирәкле барлык
әйберләрне урнаштырырга мөмкинлек бирә. Биредә инфекция блогы, лаборатория,
реабилитация залы, 10 урынлык көндезге стационар һәм рентген-кабинет каралган.
Дәрвишләр бистәсе балалары өчен беренче тапкыр өстәмә рәвештә гинеколог,
ортопед, травматолог, уролог, психолог, психиатр, гастроэнтеролог, стоматолог
һәм логопед эшләячәк.
Пациентларга
уңайлы булсын өчен поликлиникада уен һәм иркен холлар, ана һәм бала бүлмәсе,
буфет белән төзекләндерелгән көтү зоналары булдырылган. Гражданнарның аз
хәрәкәтләнүче төркемнәре өчен шартлар ясалган. Объект уңайлы керү юллары һәм
парковка белән торак массив эчендә төзелгән.
Бүгенге
көндә төзелеш эшләре тәмамланган, медицина җиһазларын һәм мебельләрне
тулыландыру процессы бара. Ачылудан соң поликлиника Дәрвишләр һәм күрше
поселоклардан 11,5 мең балага һәм яшүсмергә хезмәт күрсәтәчәк.
Рөстәм
Миңнеханов һәм Илсур Метшин кабул итү бүлеген, педиатрия блогын, тар белгечләр
кабинетларын, УЗИ һәм ЭКГ кабинетларын, көндезге стационар бинасын карап
чыктылар. Республика башлыгы һәм ТР башкаласы Мэры белән бергә поликлиникага
Татарстан сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин һәм 6 нчы шәһәр балалар
поликлиникасының баш табибы Мансур Китаев та килде.
Исегезгә
төшерәбез, май аенда төзелеш мәйданчыгында Илсур Метшин булып кайтты. Ул билгеләп үткәнчә, яңа поликлиника – Дәрвишләр
халкы өчен күптән көтелгән объект. Моңа кадәр 11,5 мең кешегә ата-аналар,
балалар һәм муниципалитетны канәгатьләндермәгән шартларда хезмәт күрсәтелгән.
Поликлиникада эшләр «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты буенча бара. Проектны
«Татинвестгражданпроект» эшләгән.