(Казан шәһәре KZN.RU, 15 нче февраль, Диана Жиленкова). Быел ТР башкаласының Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында 2022 ел белән чагыштырганда ике тапкырга күбрәк агач утыртачаклар. Бу хакта Казан Мэры Илсур Метшинга бер ел эчендә башкарылган эш нәтиҗәләре буенча хисап киңәшмәсендә районнар администрациясе башлыгы Фәнис Нурмөхәммәтов сөйләде.
2023 елда Гаврилов, Дементьев, Копылов, Ленинград, Миль, Сибгат Хәким, Челюскин, Четаев, Чистай, Чуйков, Ямашев проспекты һәм башка участокларда яңа яшел үсентеләр барлыкка киләчәк. Барлыгы 2 мең агач утырту, 30 мең кв.м мәйданда газон һәм 8,4 мең кв.м мәйданда чәчәк түтәлләре урнаштыру планлаштырыла.
Ф.Нурмөхәммәтов сүзләренә караганда, 2022 елда, компенсацион яшелләндерү кысаларында, район территориясендә 1136 агач, 966 куак, 8,4 мең кв.м мәйданда чәчәклекләр үстерелгән һәм 3,6 мең кв.м газон утыртылган. Адоратский, Белинский, Беломорск, Бичурин, Волгоград, Воровский, Голубятников, Дементьев, Ижау, Побежимов, Сибгат Хәким, Фатыйх Әмирхан һәм Четаев урамнарында яңа яшел үсентеләр барлыкка килгән.
Былтыр «Татарстан көзгеләре» экопроекты кысаларында төзекләндерү эшләре башланган Зур Зәңгәр күл территориясендә 65 агач һәм 1 меңнән артык куак утыртылган. Ф.Нурмөхәммәтов хәбәр иткәнчә, узган ел күл ярларын ныгыту төгәлләнгән, агач күперне яңартылган, вак таштан һәм карагачтан җәяүлеләр юллары җәелгән, тышкы яктырту элементлары һәм видеокүзәтү камералары урнаштырылган. Амфитеатр өчен каркас әзерләнгән инде, ул күзәтү зонасы булачак. Сервис үзәге төзелеше дә дәвам итә.