(Казан шәһәре KZN.RU, 18 нче октябрь). Бүген ТР Хөкүмәт Йортында республиканың Инвестицион советы утырышы узды, анда 7 проект турында фикер алыштылар, аларның күбесе туризм өлкәсе белән бәйле. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге утырышта Казан Мэры Илсур Метшин катнашты.
Утырышта катнашучыларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, республика инвестицияләр җәлеп итә һәм яңа инвестицион проектларны тормышка ашыра белә.
Тәкъдим ителгән беренче проект Югары Ослан районындагы глэмпинг булды. Аның турында For-Rest Glamp проекты җитәкчесе Илья Спиридонов сөйләде. Нотыкчының сүзләренә караганда, глэмпинг территориясендә торак модульле йортлар төзү, Зөя елгасы буенда җәяү йөрү өчен яр буйлары һәм пирс оештыру, җәмәгать туклану нокталары, мунча комплексы, шашлык зоналары, чаралар өчен чатыр һәм яшелчә һәм җиләк-җимеш үстерү өчен зур бакча булдыру планлаштырыла. Глэмпинг ел әйләнәсендә эшләячәк дип фаразлана. Барлыгы 36 эш урыны булдырылачак.
«Мир групп» компаниясе җитәкчесе Тимур Егоров, үз чиратында, Татарстан Республикасы Президентына һәм Инвестицион совет әгъзаларына Яшел Үзән районында шәһәр яны комплексы төзелеше проектын тәкъдим итте. Идел ярында озак яшәргә һәм актив гаилә ялы оештырырга мөмкин булган заманча инфраструктура барлыкка килер дип планлаштырыла. Биредә шулай ук тернәкләндерү, тикшерү һәм сәламәтлекне ныгыту программалары да булачак. Проект үз эченә 150 номерга исәпләнгән кунакханәне, 37 гаилә вилласын, спа-комплекс һәм мунчаны, медицина корпусын, спорт мәйданчыкларын һәм башка объектларны ала.
Аннары утырышта катнашучыларга Яшел Үзән районындагы спорт-туристлык үзәге проекты турында сөйләделәр. «Фаворит Плюс» ҖЧҖ компаниясе җитәкчесе Айдар Галиев үзәккә мотоспорт яратучылар өчен катлаулылыгы ягыннан төрле дәрәҗәдәге узыш треклары, 120 кешелек кунакханә комплексы һәм автокампинг кертеләчәк, дип билгеләп үтте.
Кама Тамагында «Җәй» пляжыннан ерак түгел Лобач тавы янында тагын бер глэмпинг төзү планлаштырыла. Проектны «МОЛО» компанияләр төркеме гендиректоры Алмаз Мөнәвиров тәкъдим итте. Проект буенча ел әйләнәсе эшли торган 80 урынга исәпләнгән модульле йортлар, шулай ук ял итү өчен кирәкле инфраструктура төзергә тәкъдим ителә.
Кама Тамагы районында Юрьев мәгарәсе янындагы глэмпинг проектын «Идел уртасы» компаниясе тәкъдим итте. Инвестор ел әйләнәсе хезмәт күрсәтә торган модульләр, автокемпинг зонасы, кунак йортлары һәм чатыр лагере төзергә, шулай ук фестиваль зонасы һәм остаханәләр өчен павильоннар оештырырга уйлый.
Тагын ике инвестпроект автозаправка станцияләре инфраструктурасын үстерүгә юнәлдерелгән. Аларның берсе Казандагы М7 автоюлында автозаправка станциясен төзүне күздә тота. Икенче проект кысаларында Яшел Үзән районында криоген автозаправка станциясен ачу планлаштырыла.
Тәкъдим ителгән барлык проектлар Рөстәм Миңнеханов һәм республиканың Инвестицион советы әгъзалары тарафыннан хупланды, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.
«Инвесторларыбызга рәхмәт, бу бик кирәкле проектлар. Безнең районнарда лагерьлар барлыкка килә, кирәкле инфраструктуралы ял зоналары үсә. Алга таба да бу өлкәдә эшләргә кирәк. Табигатебез бай, матур урыннар бик күп. Республикада кешеләр ял итә алсын, башка төбәкләргә һәм илләргә китмәсен өчен шартлар тудырырга кирәк», – диде Татарстан Президенты.
Фоторепортаж
Видеорепортаж