(Казан шәһәре KZN.RU, 17 нче октябрь). Иске Татар бистәсендә урнашкан Мәрҗани мәчетен реставрацияләячәкләр. Эшчеләргә федераль әһәмияттәге мәдәни мирас объектының фасадын һәм түбәсен тәртипкә китерергә кирәк. Мәчетне соңгы тапкыр 2005 елда яңартканнар. Хәзерге вакытта документларны әзерләү бара, реставрация берничә этапта үтәр дип планлаштырыла. Бу хакта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Казан Мэры Илсур Метшин катнашында узган шәһәрнең тарихи үзәгендәге төзелеш объектлары буенча күчмә киңәшмәдә билгеле булды.
Яңа төзелешнең барлык проектлары Тарихи җирлекләрдә шәһәр төзелеше эшчәнлеге мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссия утырышында каралды инде. Ул чакта аларны кабат мәйданчыкларга чыгып карарга карар кылынды.
Ферма-2 урамында Рөстәм Миңнеханов һәм Илсур Метшин планлаштыру проекты нигезендә территорияне төзү планы белән таныштылар. Биредә Шәһәрне үстерү институты архитекторлары ТР Президентына һәм шәһәр Мэрына тарихи объектлар һәм яшел үсентеләр белән тикшеренү нәтиҗәләрен тәкъдим иттеләр.
Аннары комиссия Волков урамындагы 12 нче номерлы торак йортның төзелеш урынын карады. Объект кабат карала, бинаның рельеф буенча катлары азайтыла. Проект хупланды. Рөстәм Миңнеханов шәһәр структураларына төзелеш урынына якын территорияне тәртипкә китерергә тәкъдим итте. Ул билгеләп үткәнчә, шәһәрнең тарихи үзәгендә кунаклар һәм туристлар күп, территорияне төзекләндерү, шулай ук торак йортларның, шул исәптән агачларның тышкы кыяфәте билгеле бер стандартларга туры килергә тиеш.
Аннары Татарстан Президенты һәм Казан Мэры Һади Атласи урамындагы торак йорт төзелеше проекты белән таныштылар. Биредә 10 фатирга исәпләнгән торак йорт төзеләчәк, элек объект комиссиядә каралган иде, бүген кабаттан – катларын киметелгән рәвештә каралды. Объект төзелеше расланды. Моннан тыш, Бутлеров ур., 22 адресы буенча күпфатирлы торак йорт төзү проекты да расланды. Биредә 4 катлы бина булачак, очрашу барышында төзүче эштә файдаланырга планлаштырган бизәкләү материалларын күрсәтте.
Жуковский ур., 18а адресы буенча урнашкан объект чираттагысы булды. Күрсәтелгән йорт астындагы җир участогы рәсмиләштерелмәгән, кадастр исәбендә тормый. 2018 елның маенда өйдә янгын чыккан булган. Хәзерге вакытта участокны алга таба куллану өчен берничә тәкъдим бар. Рөстәм Миңнеханов Казан Мэриясе, ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитетына мәсьәләне җентекләп эшләргә кушты, чөнки XIX гасырның икенче яртысында төзелгән торак йорт – шәһәр өчен мөһим объект.
Межлаук урамындагы 26 нчы йортта комиссия кунакханә һәм җәмәгать туклануы объектлары булган сәүдә үзәген урнаштыру планлаштырылган бина төзелеше проектын тәкъдим итте. Проект элегрәк комиссиядә каралган иде, бинаның биеклеген дүрт каттан өч катка кадәр киметергә кушылды. Бүген проект расланды. Проектның архитекторы урамнар буенча чишелеш тәкъдим итте, файдаланылачак төзелеш материаллары турында сөйләде.
Шулай ук Сара Садыйкова урамындагы ике объектны – 10 нчы номерлы индивидуаль торак йортны һәм 25 нче номерлы торак комплексын төзү проектлары хупланды. Объектлар кабат каралды, чөнки аларның катлары киметелде. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, төзелештә сыйфатлы материаллардан файдаланырга кирәк, чөнки бу микрорайонның алдагы үсеш өчен яхшы перспективалары бар.
Киңәшмә ахырында ТР Президенты һәм шәһәр башлыгы Каюм Насыйри урамында булды. Территорияне үстерү проекты турында Мәрҗани мәчете имам-хатыйбы Мансур хәзрәт Җәләлетдин сөйләде. Бу урында элек ике катлы табышлы йорт булган, ләкин юкка чыккан, аны торгызу күздә тотыла. Проект хупланмады, чөнки объект Казан шәһәренең төзелешенә туры килми, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.
Видеорепортаж