(Казан шәһәре KZN.RU, 19 нчы сентябрь, Диана Жиленкова). Бүген 14-19 яшьлек яшүсмерләргә талантларын ачарга, хыялланырга һәм аны тормышка ашырырга ярдәм итүче «Илһам маршруты» проектында катнашу өчен гаризалар кабул итү төгәлләнә. Бу хакта эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Казан Башкарма комитетында Мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов хәбәр итте.
Аның сүзләренә караганда, Казанда «Илһам маршруты» спортка һәм туризмга багышланачак, проект 13 нче октябрьдә старт ала. Алты көн дәвамында анда катнашучылар экспертлар белән аралашачаклар, алар өчен мастер-класслар, киберспорт турниры, Татарстанның матур урыннары буенча сәфәрләр әзерләнгән. Шулай ук яшүсмерләр Казанда арт-объект авторы булу мөмкинлегенә ия.
Проектның кульминациясе «Татнефть Арена»да узачак фестиваль булачак, ул 3,5 мең укучыны берләштерәчәк. И.Ризванов сүзләренә караганда, биредә катнашучылар өчен ярышлар этабы узачак спорт мәйданчыклары җәелдереләчәк. Аларны киберспорт, черлидинг, лазертаг һәм киртәләр полосасын үз эченә алган эстафета форматында үтәргә мөмкин булачак.
Моннан тыш, холлда фестиваль кунаклары аквагрим ясый, авиасимуляторлар куллана, ГТО нормативларын тапшыра, шулай ук киберспорт, футбол һәм хоккей зоналарында була алачак.
5 нче сентябрьдән 18 нче сентябрьгә кадәр шәһәрнең 20 мәктәбендә 5 меңгә якын укучы экспертлардан нәсихәт һәм мотивация заряды алган инде.
Мәктәп тормышы – дәреслекләр, дәфтәрләр һәм дәресләр генә түгел, ул шулай ук конкурслар, ярышлар, олимпиадалар, кызыклы кешеләр белән очрашулар һәм башкалар, дип ассызыклады И.Ризванов. «Белем бирүгә комплекслы якын килү – укыту программасы һәм дәрестән тыш эшчәнлек нәтиҗәсендә, безнең укучылар күпкырлы үсеш кичерә һәм яңа үрләргә ирешә», – дип билгеләп үтте Казанның Мәгариф идарәсе башлыгы.
«Яктылык кабынсын өчен ток кирәк. «Илһамчылар» – ул нәкъ менә шул балаларыбызга көч бирә, юнәлешләр күрсәтә, мотивацияли торган ток. Без мәктәпләрдә булдык, «Илһамчылар»ның лекцияләрен тыңладык, бу, чыннан да өлкән сыйныф укучылары өчен бик мөһим», – дип проект турында сөйләде Казан Мэры Илсур Метшин. «Безнең заманда – пионерлар вакытында тиңләшергә теләгән лидерларыбыз бар иде. Онылганнарның яңача кире кайтуы – балаларга интернеттан арынырга һәм киләчәктә аларны тормышта дөрес юнәлеш бирә торган чын кыйммәтләргә мөрәҗәгать итәргә булышачак», - диде ул.
«Илһам маршруты» проекты «Илһамчылар» хәрәкәте тарафыннан тормышка ашырыла. Узган уку елында проект кысаларында бөтен Россиядән уңышлы эшкуарлар, галимнәр һәм җәмәгать эшлеклеләре белән Казанның 36 мәктәбеннән ике меңнән артык укучы аралашты. Укучылар белән ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары – ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан буенча Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков, «Белем» Россия җәмгыяте генераль директоры Максим Древаль, Казан халыкара мәктәбе директоры Нияз Гафиятуллин, «Илһамчылар» яшьләр командасы лидеры Никита Телетов һәм башкалар очрашты.