Казан шәһәре KZN.RU, 12 нче сентябрь, Юлия Летникова). 21 нче һәм 22 нче сентябрь көннәрендә Казан Кремлендә көзге «Архитектура диалоглары» узачак. Очрашуларда сәнәгать территорияләрен һәм базарларны реновацияләү, шулай ук шәһәрдәге сәнгать турында фикер алышачаклар. Бу хакта бүген Башкарма комитетта узган эшлекле дүшәмбедә шәһәрнең баш архитекторы Илсөяр Төхвәтуллина хәбәр итте.
Көзге сезон чараларына илнең төрле шәһәрләрендә сәнәгать территорияләре белән уңышлы эш тәҗрибәсе булган архитекторлар, төзүчеләр һәм инвесторларны җәлеп итәчәкләр. «Фикер алышуда архитектура-төзелеш җәмгыяте белгечләре генә түгел, скульпторлар, рәссамнар, креатив индустрия вәкилләре, NFT-рәссамнар һәм башка сәнгать эшлеклеләре дә катнашачак», – дип билгеләде И.Төхвәтуллина.
Архитектура җәмәгатьчелегенең күпсанлы үтенечләре буенча чарада архитекторларның, проектлаучыларның һәм дизайнерларның авторлык хокукларын яклау турында лекция укыячаклар. Моннан тыш, катнашучыларга сәнәгать территорияләрен яңарту һәм элеккеге сәнәгать мәйданчыкларының потенциалын ачу процессына ачыклык кертергә туры киләчәк. Бу темага 21 нче сентябрьдә төзүчеләр, архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе вәкилләре, Казан районнары администрацияләре башлыклары белән киңәшмә узачак. Моннан тыш, 23 нче һәм 24 нче сентябрьдә көзге «Диалоглар» кысаларында Шәһәр төзүчеләренең илкүләм гильдиясеннән семинарлар сериясе узачак. Фикер алышуларның төп темасы «Шәһәр төзелеше объектлары – макрорегионнан алып күчемсез милек объектына кадәр». «Татарстанда һәм аның башкаласында территориаль планлаштыру белгечләренә һәм архитектор-шәһәр төзүчеләргә ихтыяҗ бар, шуңа күрә Шәһәр төзүчеләрнең илкүләм гильдиясе белән берлектә семинарлар шәһәр һәм төбәк өчен файдалы булачак», – дип ассызыклады Казанның баш архитекторы.
Исегезгә төшерәбез, 30 нчы июньнән 1 нче июльгә кадәр узган җәйге диалогларда экспертлар һәм казанлылар елга инфраструктурасын табигатьтә ял итүгә бәйләү, индивидуаль торак төзелеше һәм шәһәрнең архитектура-сәнгать яктыртуы турында фикер алыштылар. Ике көн эчендә чарада 300 дән артык кеше булды, ә очрашу нәтиҗәләре буенча меморандум төзелде, ул катнашучылар керткән барлык тәкъдимнәрне үз эченә ала. Хәзер «Диалоглар»да тәкъдим ителгән сораулар эш тәртибендә карала.
Моннан тыш, җәй көне «Сәләт» форумында катнашучылар белән очрашу булды, анда Шәһәрне үстерү институты, архитектура һәм дизайн студиясе балалардан шәһәрнең киләчәген ничек күрүләрен белде. КДАТУны тәмамлаучылар өчен диплом эшләрен карау булды, аның нәтиҗәләре буенча архитектура һәм төзелеш компанияләре җитәкчеләре аларны кызыксындырган студентларны эшкә урнаштыру өчен чакыра алдылар. Дипломнарны карау кысаларында экспертлар 47 укучының яклавын тыңлады, аларның 17 се әңгәмәгә чакырылды, ә 6 студент Шәһәрне үстерү институты командасының бер өлеше булды. Эшләрне карау традициягә әйләнер дип планлаштырыла.