(Казан
шәһәре KZN.RU, 25 нче август, Дмитрий Никитин). Бүген Казан Мэры Илсур Метшин
Казан дары заводында булды, анда җитештерү цехларын карап чыкты, предприятие
җитәкчелеге белән кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләләре турында сөйләште, шулай
ук яшь белгечләр белән аралашты.
Завод
шәһәрнең әйдәп баручы күп профильле предприятиесе булып тора. Ул махсус, граждан
һәм ике төрле билгеләнештәге продукция чыгара һәм Россиядә пироксилин дары,
метатель зарядлар һәм хәрби кирәк-яраклар өчен барлык корал һәм граждан
продукциясе буенча диярлек иң эре җитештерүче булып тора. Хәзер завод зур
дәүләт заказына ия һәм җитештерү куәтләрен үстерә.
Предприятиенең
генераль директоры Александр Лившиц шәһәр башлыгына предприятиенең төп цехларын
күрсәтте, алар арасында 1861 елда нигез салынган үзәк завод лабораториясе дә
бар. Ул билгеләп үткәнчә, лабораториядә сыйфат характеристикасын билгеләү
максатыннан предприятиегә керә торган барлык төр материалларны һәм чималны
сынау үткәрелә. «Җитештерелә торган продукция үрнәкләре тәкъдим ителгән, алар
арасында 40 тан артык дары төре төрле тармакларда кулланыла», – дип сөйләде
А.Лившиц.
Шулай
итеп, җитештерү цехында И.Метшин завод продукциясе төрләре белән танышты, монда
ук ату коралы өчен патроннар, танк, кыр һәм диңгез артиллерияләре өчен
зарядлар, төрле калибрдагы баллистик сынаулар үткәрелә. Аерым алганда, И.Метшинга
артиллерия хәрби кирәк-яракларының бер төрен сынау ничек узганын күрсәттеләр. Заводта
шулай ук шома көпшәле мылтык патроннары өчен 15 маркадан артык дары, шулай ук ау,
спорт һәм хезмәт коралларына 7 маркадан артык дары чыгарыла, дип сөйләде
А.Лившиц.
Визит
барышында Казан Мэры предприятие җитәкчелеге белән кадрлар мәсьәләләре, аерым
алганда, белгечләргә ихтыяҗ турында фикер алышты. Хәзерге вакытта заводта 2
меңнән артык кеше эшли, алар арасында 650 ләбе – яшь белгечләр. «Җитештерүне
киңәйтү өчен яңа кадрларга ихтыяҗ бар, яшь белгечләр безнең команданы тулыландырыр
иде», – дип билгеләп үтте Александр Лившиц.
Илсур
Метшин билгеләп үткәнчә, предприятиедә хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру, яшь
хезмәткәрләргә социаль ярдәм күрсәтү программаларын гамәлгә ашыру, аларның
осталыгын арттыру өчен уңай шартлар булдырылган.
Ул
ассызыклаганча, ике гасырдан артык завод, илнең оборона куәтен ныгытып, күп төр
кораллар өчен дары һәм метатель зарядлар җитештерүне камилләштерүне дәвам итә. «Бүген
предприятиедә яшь белгечләр булуы бик мөһим. Дәүләт заказын үтәү һәм җитештерү
күләмнәрен арттыру сезнең җилкәгә төшә. Яшь профессионаллар белән без дәүләт
куйган бурычларны үти алачагыбызга ихластан ышанам», – дип мөрәҗәгать итте
заводның яшь хезмәткәрләренә И.Метшин.
Казан
Мэрына «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлеге тарафыннан өченче ел рәттән
гамәлгә ашырыла торган «Яшь профессионаллар» проекты турында сөйләделәр. Ул
эшче һөнәрләрнең абруен күтәрүгә, яшүсмерләр һәм яшьләргә һөнәри юнәлеш бирүгә
юнәлдерелгән. 2022 елның апрелендә проект кысаларында партиянең җирле бүлекчәсе
ярдәме белән Казан дары заводында һөнәри осталык конкурслары үткәрелде.
Илсур
Метшин предприятиенең генераль директорына әлеге әһәмиятле мәсьәләгә игътибар
күрсәткәннәре, актив җәмәгать эшчәнлеге, намуслы хезмәте, Казанның
социаль-икътисади үсешенә керткән шәхси өлеше өчен рәхмәт белдерде. Шәһәр
башлыгы А.Лившицка рәхмәт хаты һәм «Яшь профессионаллар» проектында катнашучы
истәлекле плакеткасы тапшырды. Шулай ук проектта катнашучыларның дипломнарын
һәм плакеткаларын иң яхшы яшь җитештерүчеләр һәм аларның остазлары алды.
Заводка
шулай ук Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров, Киров һәм
Мәскәү районнары администрациясе башлыгы Сергей Миронов, «Бердәм Россия»
партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма секретаре Ольга Воронова да килделәр.