(Казан
шәһәре KZN.RU, 15 нче август, Алсу Сафина). Казан Башкарма комитетының Балалар һәм
яшьләр эшләре буенча комитетын Алия Заһидуллина җитәкләде. Моңа кадәр ул 5 елга
якын шәһәрнең Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы урынбасары
вазыйфасын башкарган иде. Башкарма комитеттагы аппарат киңәшмәсендә кадрлар
билгеләнеше турында Казан Мэры Илсур Метшин хәбәр итте.
«Алия
Рөстәм кызы 10 елдан артык шәһәр Башкарма комитеты структурасында эшли – 4 ел Балалар
һәм яшьләр эшләре комитетында, аннары Киров һәм Мәскәү районнары администрациясендә,
– дип билгеләде Мэр. – Безнең белән бергә барлык чараларны – Универсиаданы да,
дөнья чемпионатларын да оештыруда катнашты. Алия Рөстәм кызы, эре
администрацияләрнең берсендә социаль блокны җитәкләүче белгеч буларак, зур
тәҗрибәгә ия».
Белешмә
Заһидуллина
Алия Рөстәм кызы 1986 елның 20 нче октябрендә Брежневта (ТАССР) туа.
2008
елда Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетын тәмамлый (актерлык
сәнгате, эстрада артисты).
2007
елның октябреннән 2012 елның апреленә кадәр Казанның А.Алиш исемендәге Балалар
иҗат сараенда өстәмә белем бирү педагогы булып эшли.
2012
елның апреленнән май аена кадәр – «Стрела» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә
инструктор-методист (Казан).
2012
елның маеннан 2015 елның мартына кадәр – «Казан шәһәре муниципаль берәмлеге
Башкарма комитетының Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты» муниципаль казна
учреждениесенең иҗади һәм имидж яшьләр проектлары бүлегенең баш белгече.
2015
елның мартыннан 2016 елның июленә кадәр – «Казан шәһәре Башкарма комитетының Балалар
һәм яшьләр эшләре комитеты» муниципаль казна учреждениесенең өстәмә белем бирү
һәм социаль программалар бүлеге башлыгы.
2016
елның июленнән сентябрь аена кадәр – «Казан шәһәре муниципаль берәмлеге
Башкарма комитетының Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты» муниципаль казна
учреждениесенең яшьләр сәясәте һәм социаль программалар бүлеге башлыгы.
2016
елның сентябреннән 2017 елның июненә кадәр – «Казан шәһәре муниципаль берәмлеге
Башкарма комитетының Мәдәният идарәсе» муниципаль казна учреждениесе җитәкчесе урынбасары.
2017
елның июненнән 2022 елның августына кадәр – «Казан шәһәре муниципаль берәмлеге
Башкарма комитетының Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе» муниципаль
казна учреждениесе башлыгы урынбасары.
2022
елның 12 нче августыннан – «Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма
комитетының Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты» МКУ рәисе.
Казан
шәһәре Башкарма комитетының Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисенең Рәхмәт
хаты (2012 ел), Казан шәһәре Башкарма комитетының Мактау грамотасы (2013 ел), ТР
Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгының Рәхмәт хаты (2013 ел), «Казан
шәһәрендәге 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадасы» истәлекле медале
(2014 ел), Казан шәһәре Мэрының Рәхмәт хаты (2016 ел), Казан шәһәре Башкарма
комитетының Мәдәният идарәсенең Мактау грамотасы (2017 ел), Казан шәһәре
Гражданнар оборонасы җитәкчесе Рәхмәте (2019 ел) белән бүләкләнгән.
«1
класслы муниципаль киңәшче» класс чины бар.
Кияүдә,
өч бала тәрбияли.